Галимова Гөлсинә Хисмәт кызы иҗаты
Яшә, «Ак калфак»!
үзаң кайда?-
И «Ак калфак»! Нәкъ тә шул
көннәрдә
Күтәрелдең милләт сагына.
Син сөйләдең үткәннәр хакында,
Син көйләдең халкым җырларын.
«Ак калфакның табылган чагы», –
дип,
Бар җиһанга чәчтең моңнарың.
Чәчелгән дә сибелгән шул халкым
Җир шарының һәрбер ноктасына.
И «Ак калфак»! Изге эшең белән
Кайта татар үзенең кыйбласына!
И «Ак калфак»! Гамәлләрәң изге:
Син барлыйсың татарымның җанын
Һаман шулай матур эшең белән
Гасырларга китсен иде даның!
«Ак калфак»
Көмеш ука чуклы ап-ак калфак-
Изге мирас газиз әнкәйләрдән!
Күңелләргә сибелә серле нурлар!
Калфактагы ап-ак энҗеләрдән.
Кич утырып чыра яктысында
Бәхет тели-тели чиккән ак калфак ул.
Ике яшь йөрәкнең тантаналы
Вәгъдәсенә шаһит ак калфак ул.
Әйт, ак калфак! Ак төс синдә кайдан?
Ак биләүдән. Әллә ак сөттәнме?
Колгаларда Сабантуйга килгән
Кызлар чиккән ап-ак сөлгедәнме?
Ап-ак болытларга үрелеп үскән
Болындагы ап-ак каеннанмы?
Бураннары белән муллык алып килгән
Ап-ак кышның ап-ак карыннанмы?
Ак яулыклы безнең әбиләрнең
Әллә изге догалары микән?
Милләтемнең йөзек кашы булган
Киленнәрнең ап-ак шәле микән?
Әй, Ак калфак! Якты нурың белән
Бар җиһанны сафландыр син, балкы.
Мәңге бергә дус-тату яшәсен,
Чәчәк атсын минем газиз халкым!
«Дөбъязым»
Тау түбәсенә менәм дә,
Күз салам тирә-якка.
Дөбъязым, туган авылымдай,
Бик якын син йөрәккә.
Мондый алсу таңнар ата
Безнең якларда гына.
Уңган-булган, тырыш халык
Бары Дөбъязда гына.
Зур-зур яңа йортлар калка,
Авылыма ямь өстәп.
Әллә кайдан үзенә дәшә
Белем учагы – мәктәп!
Авылымның уртасында
Ак мәчет балкып тора.
Ул безне сафлыкка өнди,
Туры юлга чакыра.
Ярым айлы манарасы,
Биек күкләргә ашкан.
Ак мәчетем күңелләрнең
Пакълек сагына баскан.
Ә аста, ямьле болында,
Гөрли сабан туйлары.
Җыр-биюдән яңгырап тора
Ямьле чишмә буйлары.
Су буйлары – тал-тирәк…
Тал-тирәктә – сандугач.
Кошлар җыры да шатлыклы
Тормышлар ямьле булгач.
Киң, тигез асфальт юллар…
Тирә-якта – басулар…
Басуларда иген игә
Хезмәт сөючән уллар.
Үсә Дөбъяз, яңара,
Көннән-көн матурлана!
Ышанмасаң сүземә,
Үзең бер килеп кара.
Тау түбәсеннән карасаң,
Ышанырсың сүземә.
«Әйе, Дөбъяз бик матур!» – дип,
Әйтерсең үз-үзеңә.
Их, Дөбъязым, Дөбъязым!
Син минем яшьлек язым.
Синдә яшим, иҗат итәм,
Синдә – бәхетем, назым.
«22 июнь таңы»
22нче июнь.Алсу таң сузыла,
Кошлар сайрый, кәккүк моңлана.
Җәйге танда гына була торган
Сихри, гүзәл тынлык дөньяда.
Бөтен җиһан серле әкиятмени,
Алсу өрфиягә өртелгән.
Әнкә үрдәк бугай, аваз сала
Зәңгәр күлнең сул як читеннән.
Өянкеләр шушы гүзәллеккә
Хәйран калып уйга талганнар.
Ә кешеләр, авыр хезмәттән соң,
Татлы йокыларга талганнар.
Кинәт Шушы сихри гүзәллекне
Бозып үтә шартлау тавышы!
Фашист мәлгун, үлем-җитем төяп,
Илебезгә үтеп барышы.
Ни күрсә дә юлда, вата-кыра,
Җир белән тигезли аларны.
Хыялында аның октябрьдә
Үткәрергә Җиңү парадын.
Хыялы зур хаин канэчкечнең,
Җиргә үзе хуҗа булачак!
Уйламаган, үзе төрткән утта
Янып, үзе күккә очачак?
1418 көн һәм төн –
Иң зур сынау газиз халкыма.
Җиңү язы килә гөрләп-шаулап
Ям ле майның алсу таңында.
Җиңү! Җиңү! Күптән көткән көн бу!
Ал чәчәкле Җиңү иртәсе!
Сугышлар булмасын! Юк! Кирәкми!
Түкмәсен Жир шары күз яшен!
«Китап»
Кулларымда – китап… Уйланам,
Күкрәгемә кысып мин аны:
«Нәрсә соң ул китап? Ул бары
Ак битләргә сызган юллармы?»
Агач китап, таш һәм күн китап…
Китап нинди генә булмасын,
Бик газиз ул безгә, кадерле,
Аның үткән юлы бик озан.
Яндырганнар аны – ул исән…
Таптаганнар аны – ул калган!
Газиз, батыр халкым тарихы
Шушы китапларда сакланган.
Кем өчендер китап – юк нәрсә,
Чөнки яшибез без муллыкта.
Китап – хәзинә ул, зур байлык,
Могҗиза ул, серле сандык та.
Киштәләрдә – күпме китаплар!
Алтынга тиң һәрбер нөсхәсе.
Китап – сердәш, китап – киңәшче,
Китап – иң бай белем чишмәсе.
Кулларымда – китап. Мин беләм:
Китапларда – халкымның җаны.
Китапларда – якты киләчәк!
Укыйк, зурлыйк, саклыйк без аны!
