Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яруллин Рәдиф Шаһи улы иҗаты

Йөрәк сизә.

Күңел сизә, тик син генә,

Ачарсың күк йөрәк бигемне.

Кирәгеннән артык тыныч дисең,

Нигә суык дисең син  мине.

Салкын диеп әйтмә йөрәгемне,

Җылы сүздән уты кабыныр.

Башкаларны кабул итми  күңел,

Йөрәк һаман сине сагыныр.

Хисләр ташып агар чишмәләрдән,

Моңсу йөрәк калыр тын булып,

Җырларыма күчәр сөюләрем,

Йөрәгеңдә калыр моң булып.

 

Яңа булып җырым чыкты,

Ә сүзләре аның күптәнге.

Башкаларны кабул итми

Якын итми, йөрәк бүтәнне.

 

Ялгыз ике йөрәк бит без,

Салкын кышка инде керәбез.

Араларда кар-бураннар,

Күрешмичә ничек түзәрбез.

 

 

Без икебез ике ярда

Без икебез әле ике ярда,

Ничек үтик ярлар арасын.

Яз җилләре безне аермасын,

Якынайтсын ярлар арасын

Синнән башка үткән һәр яңа көн,,

Ерагайта ярлар арасын

Читтән генә сине күзләп йөрү,

Баса алмый йөрәк ярасын.

 

Мәхәббәттән күпер салыйк без,

Тоташтырыйк ярлар арасын.

Гомеремнең соңгы көненәчә,

Килә синең белән барасым.

 

Яз җилләре безгә бәхет бирсен,

Шиңмәсеннәр тормыш гөлләрең.

Бары тик сине генә уйлап,

Тибә бит ул минем йөрәгем.

 

***

Кабат армиягә алу бара.

Сүрелмәсен безнең өметләр.

Яшәү белән үлем арасында

Хезмәт итә безнең егетләр.

 

Саклар өчен диеп туган җирне

Ала алар сугыш коралын.

Без теләмибез ул коралдан

Тыныч халык корбан булуын.

 

Ни җитми соң инде җир йөзендә

Яшәү өчен бергә дус-тату.

Вакыт түгел микән мәңгелеккә

Канкойгыч бу сугышны туктату.

 

Без яшибез җирдә тик бер генә,

Кабат килми безгә бу тормыш.

Бар халыклар бергә дус яшәсен,

Җир йөзендә бетсен ул сугыш.

 

И, ходаем,  үзең сакла!

Нигә тормыш андый кырыс соң син,

Ник сыныйсың адәм баласын.

Ходай биргән гомерен кызганасың,

Яшәтмисең, тартып аласың.

Җирдә туган һәрбер кеше өчен,

Җирең җитә, эчәр суың бар.

Яп-яшь килеш ятим булып синдә

Үсмәсеннәр алгы буыннар.

Туган икән җирдә, яшәсен ул,

Өзмә аның кыска гомерен.

Сабыйлары хакына булса да,

Син дә тыңла аның гозерен.

Тормыш бит ул авыр. катлаулы да

Адәм чыдый, килсә авырлык.

Авырса да түзә авыртуга,

И ходаем, бирче сабырлык.

Шатлыклары бик күп булмый аның.

Эшләп үтә бөтен гомере.

Шатлык белән, тынычлыкта гына,

Үткәрсен ул калган гомерен.

 

Сөю хисләре.

Әллә ничек кенә үтте гомер,

Пыскып янган кебек яшәдек.

Ялкынланып сөйдек күңелебездән,

Ә очрашкач,сүз дә дәшмәдек.

 

Әллә ничек кенә булды сөю.

Бер-беребезне өзелеп яраттык.

Ә үзебез көчле күңелебезне,

Азапладык, бирми азатлык.

 

Бусы артык, бусы ярамый дип,

Киртләдек сөю хисләрен!

Без сизмәдек кайнар яшьлекләрнең.

Җил шикелле җитез икәнен.

 

Инде хәзер борылып карыйм,

Үкенечле үткән гомерләр.

Нинди гаебе бар сөюләрнең,

Ник бикләнгән безнең күңелләр???

 

Ямаширмәм.

Киләчәгең матур булсын,

Чәчәк атсын гөлләрең.

Синдәй матур гүзәллекне,

Беркайда да күрмәдем.

Уйнап үскән тау башларың,

Һаман да яшел чирәм.

Синнән башка яши алмыйм,

Сагынам , Ямаширмәм.

Күңелләргә якын бит син,

Авылым Ямаширмәм.

Сиңа булган сөюемне,

Беркемнән дә яшермәм.

 

Синдә тудым, синдә үстем,

Синдә туды сөю хисләрем.

Табигатең шундый матур

Саф һавалы кичләрең.

 

Синдә минем сулар һавам,

Синдә эчәр суларым.

Кабат сиңа сагынып кайтам,

Ямьле сабан туйларым.

 

 

Кайтам сиңа.

 

Кайтам сиңа, авылым Ямаширмәм,

Сагынып туган якларны.

Күрер өчен Аппак  чишмәсеннән

Саф суларың чылтырап акканын.

 

Алсу таңнар көткән мине

Туганнарым өзелеп сагынган.

Бер туганым чыга “Татарстан”,

Икенчесе “Тукай”, өченчесе  “Марс” ягыннан.

 

Син диеп тибә минем йөрәк

Күңел һаман сиңа ашкына.

Читтә йөргәннәр, кайтыгыз,

Туган авыл сезне сагына.

 

Өркетмиләр кышкы суыкларың,

Куркыта алмый кырыс бураның.

Күз йомып та үтә алам синнән

Таныш миңа һәрбер урамың.

 

Иң караңгы төннәр булганда да

Адашмыйча синнән баралам.

Таныш миңа һәрбер урам чатың

Таныш синең һәрбер баганаң.

 

Үсә авылым, һәр көн матурая,

Сөенәм мин күреп эшеңне.

Тавышыннан һәрчак таный алам

Синдә туган һәрбер кешеңне.

 

Таныш миңа синең икмәк шавың

Юлыңдагы һәрбер тузаның.

Мин сөенәм сиңа карап һәр көн

Урамыңнан яшьләр узганын.

 

 

Авылым Ямаширмә (җыр).

Киләчәгең матур булсын,

Чәчәк атсын гөлләрең.

Синдәй матур гүзәллекне

Беркайда да күрмәдем

Кушымта.

Уйнап үскән тау башларың

Һаман да яшел чирәм.

Йөрәгемнең түрендә син,

Авылым, Ямаширмә.

 

Синдә тудым, синдә үстем,

Синдә сөю хисләрем.

Җанны исертә мәхәббәтең,

Йолдыз тулы кичләрең.

 

Синдә минем сулар һавам,

Синдә эчәр суларым.

Табыннарга бай булганга

Гөрли бәйрәм туйларың.

 

Синнән ерак киткән саен

Йөрәк гел сиңа дәшә.

Гомерле бул, туган авылым

Таркалма, мәңге яшә.