Лутфуллина Люция Әдгәм кызы иҗаты
Себер каласына
Бигрәк озын булды бу ел…
Озак үтте кышы, көзләре…
Йөрәгемә уелып, истән чыкмый
Елмаюы, зәңгәр күзләре…
Җиһаннарга сыймас сагынуның
Нинди булганлыгын аңладым.
Инде ничәнче кат күңелем белән
Себер каласына юл алдым.
Әй, Печора! Мине көттеңме?
Түзә алмый сагыну-сагышларга
Киләсемне минем белдеңме?
Мин тапшырдым сиңа ышанып,
Сакладыңмы минем баламны?
Зәхәр салкыннарың, бураннарың белән
Какмадыңмы йөрәк парәмне?…утфуллина Люөия
Әй, Печора, мәрхәмәтле булчы!
Җылы булсын синең кочагың!
Бик күрәсем килсә бәгърем җимешен,
Хыялымда сиңа очамын…
Күрешү
Әллә кайдан гына килеп чыктың да
Уйнап кына миңа сүз каттың.
Сүрелеп барган кайнар хисләремне
Йөрәгемдә минем яңарттың.
Читлегеннән очып чыгар булып,
Тиле йөрәк ярсый-ярсый типте.
Бар дөньясын онытып, сызылып,
Күрешүдән әллә ни көтте.
Солдат әнисе
Кыр казлары кайтты бүген,
Каңгылдашып, рәткә тезелеп.
Карап тордым кошлар очканын,
Ямансулап, үзәгем өзелеп.
“Саулармысез, дуслар, кайттыгызмы,
Мең чакрымнар очып, кагынып,
Туган якның иркен болыннарын,
Зәңгәр күлегезне сагынып?”
Көзен китте кошлар, синең кебек,
Бик озакка безне калдырып.
“Имин генә йөреп кайтыгыз!”- дип,
Озатып калдым күзем талдырып.
Көзен киттең, улым, кошлар кебек.
Кошлар кайтты, ә син һаман юк.
Исән-сау бул, улым, кайтырсың көз,
Ил-көннәргә бирсен тынычлык.
Назларым күп сиңа бүләк итәр,
Сүзләрем күп сиңа сөйлисе…
Килер ул көн, кайтыр балакаем,
Сабыр бул син, солдат әнисе…
Тәүге хис
Син минем саф, иң самими сөю хисем,
Дөньядагы иң кадерле аһәң исем.
Кулларыма сеңеп калган әрем исе,
Таң атканда алсу кояш төсе.
Яшьлегемдә калган татлы ядкарь,
Каралталмас бу хисләрне җиде ятлар.
Үләндәге иң беренче иртәнге чык,
Синең кебек башка булмас – беләм ачык.
Йөрәгемдә бөреләнгән тәүге гөлем,
Өмет-шатлык бүләк итәр якты көнем,
Иң нурлысы, йолдызлысы кара төннең.
Бәхеткәе булдың икән хәзер кемнең?…
Замана
Керсез күңел, саф йөрәкнең хәзер
Кими бара никтер бәһасе.
Дөньябызны чолгый, төпкә тарта
Имансызлык, нәфес бәласе.
Үзгәрмимен, мин заманча түгел,
Иярмимен һичбер модага.
Нинди булса, шулай яши күңел,
Намусымны салмый шобага.
Кирәк түгел алтын-көмешләре,
Булсалар да Каф тау кадәрле.
Якыннарым булсын исән-сау,
Тынычлыгым миңа кадерле.
Солдат улыма
Син еракта миннән, бик еракта…
Күп чакрымлы юллар арада.
Иртән торсам, кичен күзем йомсам,
Тоз әчесе тирән ярада.
Бик сагындым, улым, сине бик сагындым!
Иңнәреңнән килә кочасым,
Канатларым булса, кошлар кебек,
Яннарыңа килә очасым!
Син янымда чакта, күңелем тыныч,
Йокыларым татлы булган ла…
Хәзер минем улым солдат булган –
Ни арада гомер узган ла?
Көтәм, улым, өзелеп, зарыгып көтәм,
Кайту көннәреңне саныймын.
Хак Тәгалә ярдәмнәрен бирсен,
Бәхет-тәуфикъ аннан сорыймын.
Сагыну
Син киткән якларга таба
Ак болытлар агыла…
Киткәнеңә тәүлек тә юк,
Ә мин инде сагынам…
Чыкмыйсың һис исләремнән,
Бары тик син уемда…
Йөрәгемне маяк итеп
Куяр идем юлыңда…
Синең өчен яңа сынау,
Яңа тормыш башлана.
Язмыш кая ташласа да,
Ходаем, син ташлама…
Сагынам сине…
Сагынам сине
Яңгыр яуганда…
Ачы яшьләр булып битләремә
Яңгыр тамчылары тамганда…
Сагынам сине
Карлы буранда…
Синсез көннәремнең салкыныннан
Йөрәккәем өшеп туңганда…
Сагынам сине
Моңсу көзләрдә…
Син яраткан тәмле ризыкларны
Өстәл өсләренә тезгәндә…
Өзелеп сагынам
Таңнар атканда…
Бәгырьләремне телгәләп,
Алсуланып кояш батканда….
***
Көннән-көн көчлерәк яна
Сагынуларымның уты…
Сине уйламый үтә микән
Тәүлекнең бер минуты…
***
Зәңгәр күккә карап,
Сагынулардан сызылып,
Кабатлыймын тагын исемеңне…
Син дәшмисең…
Бары язгы җилләр
Алып килә синең исеңне…
Әгәр…
Әгәр…
Мөмкин булса әгәр,
Тотар идем көчле кулларыңнан…
Мин яраткан матур кулларыңнан…
Йотылып-йотылып сиңа карар идем,
Бер секундка синнән алмый күзләремне,
Бик сагындым сине! Бик яратам! диеп,
Сөйләр идем әйтә алмый калган сүзләремне…
Әгәр…
Мөмкин булса әгәр,
Йомшак чәчләреңнән сыйпар идем…
Көләр идем, җырлар идем,
Еламыйча чыдар идем…
Синең хакка чыдар идем…
Кысып-кысып кочар идем
Синең көчле иңнәреңнән…
Әкрен генә үбәр идем
Синең зәңгәр күзләреңнән…
Янып торган, миңа баккан
Иң ягымлы күзләреңнән…
Әгәр…
Мөмкин булса әгәр,
Һич җибәрмәс идем сине
Яннарымнан бер минут та!
Юк шул, юк шул, калды бары
Тик янарга һәм көяргә мәңге утта…
Әгәр…
Мөмкин булса әгәр…
Тыным белән сиңа яшәү өрер идем…
Үз җанымны өзеп сиңа бирер идем…
