Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сабитов Фоат Габдулхай улы иҗаты

Әнием

Рәхмәт әйтик әниләргә,

Баласына гомер биргәннәргә,

Һәрвакыт өзелеп “балам” дигәннәргә,

Мәңгелеккә бездән ерак киткәннәргә.

Гомеремне бүлеп бирер идем

Көдрәтемнән килсә, әгәрдә,

“Әни, бәгърем, яшә әле”, – диеп.

Син бик кирәк безгә җир йөзендә.

Бала диеп гомерен дә кызганмый,

Ана йөрәге сабырсыз.

Дөньялыкта яшәгәндә

Яшиме соң Ана сызланмый.

Кирәкме соң дөнья малы

Әнкәй “балам” диеп сөймәсә.

Йөрәгемне ярып бирер идем

Кабат әнкәй бишек җырын көйләсә.

Дөнья кирәге

Мал-мөлкәт диеп куа кеше

Дөнья дигән зур галәмне.

Аңлый соңрак, шул “Дөнья” дигәне

Узып китә бер көн Әдәмне.

Кала малың, кала якының, туганың…

Шөкер итеп яши белсәк иде…

Дөньялыкта кирәк булганын,

Ходай бирер үзе калганын.

Яши кеше Ходай биргән мизгелне.

Кайберләре бирелә, кола төрле гамәлне.

“Яшисе килә” диеп күкрәк какса да

Сорап алып булмый артык гомерне.

Кемгә бирә туксан-йөзен дә,

Ә кемдер ачмый кала күзен дә.

Тигезли алмас шул бер Ходай…

Шөкер итеп яшәр өчен никтер чыкмый җай…

Гомер

Очраштык бер агай белән,

Ул инде яшь түгел, туксан өчтә.

Ләкин ул да риза түгел

Бүгенге матур көнгә.

Сорый ул: “Бирсен әле Ходай

Миңа тагын илле җиде ай”.

Шул мизгел калды күңелдә – ник алай?

Күпме сорасам да җавап бирмәс шул Ходай.

Бер мәлне күрдем ханымны,

Аңа әле кырык биш… ләкин эзә үзәкне

Авыр хәле, өметсезлек кисә җанымны.

Эзелмәсен иде көткән өмет агымы.

Бирче, Ходам, бир саулык, бир иман

Ихлас яшәр өчен сабырлык.

Дөньялыкта колган гамәлләрне

Үлчәүләргә салырсын бер заман.