Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Субаев Ильгиз Җәмил улы иҗаты

ТУГАН АВЫЛЫМ – АЙБАШ

Илгиз Субаев көе һәм сүзләре

Җырласам да, һич басылмый
Йөрәгем сагышлары.
Төшләремә керә һаман
Айбашым тавышлары.

Кушымта:
Куш чишмәнең саф суларын
Туйганчы эчәм әле.
Яшел хәтфә болыныңда
Ятып ял итәм әле.

Болыныңда — чалгы тавышы,
Кырларда — тургай моңы.
Комбайн гүләүләре ул —
Егетнең дәртле җыры.

Кушымта:

Сабантуйлар гөрләп уза
Чыршыбый болынында.
Батырлар көч алышалар
Зур көрәш мәйданында.

Кушымта:

Мәчетеңнең манарасы
Ерактан балкып тора.
Эш сөючән халкың синең,
Гашыйк ул җырга-моңга.

Кушымта:

КАЙТ СИН, ИРКӘМ

Илгиз Субаев көе һәм сүзләре

Авылыбызга беркөн килдең дә син
Сөю уты миндә уяттың.
Сагыну газаплары китердең дә,
Никтер тагын китеп югалдың.

Кушымта:
Кайт син, иркәм, безнең авылга,
Болыннарда бергә йөрербез.
Яшьлек кебек матур чәчкәләрдән
Тәкыяләр үреп киярбез.

Болыннарда йөрим сине көтеп,
Көтүләрем бәлки юккадыр.
Кара толымың күренгәндәй булды,
Һәм нигәдер тагын югалды.

Кушымта:

Тугайларда үскән чәчкәләрне
Бүләк итәр идем, гүзәлем.
Сагыну хисе миндә һаман сүнми,
Тик син диеп тибә йөрәгем.

Кушымта:

ТУГАН КӨН ҖЫРЫ

Илгиз Субаев көе һәм сүзләре

Күңелләргә шатлык өстәп
Туган көн килә.
Олы бәйрәм куанычы
Тула һәр өйгә.

Кушымта:
Җырлыйк, биик, шатланышыйк
Дуслар без бергә.
Туган көн бәйрәме була
Елга бер генә.

Мул табынга җыелышкан
Дуслар, туганнар.
Һәр кешенең күңелендә
Әйтер сүзе бар.

Кушымта:

Бәхет кенә алып килсен
Һәрбер туган көн.
Алда көтсен бар кешене
Яңа туар көн.

Кушымта:

АРЧА ЯКЛАРЫ

Илгиз Субаев көе һәм сүзләре

Күңелләрдә гел саклана
Ямьле Арча яклары.
Сабакташлар белән бергә
Белем алган чакларым.

Кушымта:
Күпме еллар үтсәләр дә,
Бер дә чыкмый исемнән.
Нинди билге булыр диеп,
Имтиханга йөгергән.

Көллияттә күбәү идек,
Килдек без төрле яктан.
Тату булып, ярдәмләшеп,
Гөрләп яшәдек һаман.

Кушымта:

Дәреслекләр аз булса да,
Ныклы белем алдык без.
Тукай теле, Арча ягы
Сиңа зур рәхмәтебез.

Кушымта:

Хәзер инде олыгайдык,
Яшьлек гомерләр үткән.
Тик шулай да интернетта
Яшибез шаулап-гөрләп.

Кушымта:

(21 нче апрель, 2023 нче ел)

БЕРЕНЧЕ КАР

Иртә яктырган икән дип,
Тәрәзәмә күз салсам.
Беренче кар яткан икән
Яктылык өстәп таңнан.

Көннәр дә җылынып киткән,
Нур өстәп серле таңга.
Төкле аягың белән кил, кыш,
Тынычлык алып җанга.

Беренче кар явып үтте,
Алда буранлы кышлар.
Сокландырып язлар килер,
Тыныч булсын тормышлар.

@Илгиз Субаев

ЯШЬЛЕКНЕ САГЫНУ

Гүзәл чәчкә кебек ямьле яшьлек,
Ни арада китеп югалдың.
Яшьлек елларымны уйлый-уйлый,
Күңелемне якты моң алды.

Моңсуланып, карыйм тәрәзәмә,
Сагынам яшьлегемнең эзләрен.
Талгын гына гомер үтеп бара,
Җиткән икән гомер көзләре.

Кыр казлары очты җылы якка,
Язлар житкәч, кабат кайтырлар.
Ә яшьлекнең матур мизгелләре
Тик хәтердә генә калдылар.

Яшьлегемне янә эзләп табып,
Үткәннәргә килә кайтасым.
Яшьли сөйгән тәүге ярым белән
Бер сукмактан бергә атлыйсым.

@Илгиз Субаев

ЯШЬЛЕК ЯЗЛАРЫ

Илгиз Субаев көе һәм сүзләре

Бер-бер артлы акрын гына еллар үтәләр,
Тик хыяллар үткәннәргә алып китәләр.
Маңгайларда тирән сырлар сызылып үтәләр,
Истә һаман яшьлектәге ямьле иртәләр.

Кушымта:
Моңсуланмыйк әле, дуслар, гомер үтмәгән,
Узмаган бит әле насыйп ямьле язлар да.
Яшьлек дәрте сүрелмәсен безнең йөрәктә,
Җырлап яшик, гөрләп яшик бүген дөньяда.

Күнелдәге сагыш-моңнар китсен, таралсын,
Сөйгән ярлар бер-берсенә сөеп карасын.
Сүндермичә саклыйк әле сөю учагын,
Бергә үтик гомерләрнең озын сукмагын.

Кушымта:

Үтә айлар, уза еллар кире кайтмаска,
Тик үтмәсен безнең гомер юкка, заяга.
Яшьлек хисе сүрелмәсен безнең күңелдә,
Куанып-шатланып яшик әле бүген дә.

Кушымта:

(29.05.2024)

СИН БУЛСАҢ ЯНЫМДА

Илгиз Субаев көе һәм сүзләре

Тугансың язларда, төренеп назларга,
Ямь өстәп чәчәкле айларга.
Рәхәтлек тоямын бик моңсу чагымда,
Син килсәң елмаеп яныма.

Кушымта:
Каеннар шаулавын, имәннәр назлавын
Тыңлыймын һәр туган таңымда.
Тормыштан ямь алып, яшим мин куанып,
Син булсаң һәрвакыт янымда.

Абынган чагымда терәктәй булырлык
Бик якын кешем дә син идең.
Тормышым юлында иң якты маяктай
Киңәшчем, сердәшчем син минем.

Кушымта:

Гөлләргә күмелеп, саулыкка сөенеп
Яшик без олыгайган көннәрдә.
Урасын давыллар, килмәсен кайгылар
Чәчләргә чал кергән мәлләрдә.

Кушымта:

(14.06.2024)