Фәйзрахманов Данил Рәшит улы иҗаты
Балачак
Хәтеремдә һаман истә,
Уйнап үскән бала чак.
Ялан тәпи болыннарда
Каз-үрдәкләр куган чак.
Күзне тырнап ачу белән
Җыелабыз табынга.
Тиз-тиз генә чәйлибез дә,
Йөгерәбез урамга.
Язлар җитсә, челтерәп аккан
Ташу төшә урамга.
Чыра көймә агызабыз,
Бата-чума без анда.
Җәйләр җитсә, үзе рәхәт
Атка атланып йөрү.
Кояшлы, эссе көннәрдә
Шау-гөр килеп су керү.
Ә көзләрен бакчаларда
Кызарып пешә алмасы.
Шул алманы ашамыйча,
Ничек түзеп каласы.
Балачак сизелмичә,
Уза да китә икән.
Олыгаеп, картаюлар
Килеп тә җитә икән.
Кала инде безгә хәзер
Тик сагынып сөйләргә.
Сабый чагым, юләр чагым
Кайда соң сез дияргә?
Туган як
Һәр агачның үз чәчәге була,
Үз җимеше була, үз тәме.
Туган як та шундый матур була,
Үз тугае була, үз яме.
Читкә киткәч сагындыра икән,
Уйнап үскән болын-кырлары.
Бала чакта чупырдашкан
Тал-тирәкле Ашыт буйлары.
Бер кайтасы иде яшьлегемә,
Тал бишекле сабый чагыма.
Ялан аяк йөгереп урамында,
Уйнап үскән бала чагыма.
Үтте инде хәзер ул вакытлар,
Калды хәзер сагынып сөйләргә.
Тал бишекне бары искә алып,
Моңлы җырга салып көйләргә.
Онытмагыз әле туган якны!
Туган туфрак җирдә бер генә.
Кайтып аяк баскан җирегездә
Чәчәк атсын һәрчак гөл генә.
Әнкәй.
Рәхмәт сиңа, әнкәй, булган өчен,
Якты дөньяларда торган өчен.
Без кайтканда синең яннарыңа,
Кайнар ашлар салып куйган өчен.
Рәхмәт сиңа, әнкәй, безне тудырып,
Иркәләп һәм назлап көч бирдең.
Төн йокыңны йокламыйча, безне
Моңлы көйләр көйләп үстердең.
Рәхмәт сиңа, әнкәй, озак яшә,
Күрмә бер дә кайгы-хәсрәт.
Бирсен Ходай саулык-сәламәтлек,
Чын күңелдән сиңа мең рәхмәт.
