Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Галиәскәрова Мәулия Ибрагим кызы иҗаты

Ак калфак

Татар халкы элек – электән

Милли киемнәрне үз иткән.

Түбәтәйле егет, ак калфаклы

Сылулары белән дан тоткан.

 

Халкыбызның күркәм гадәтләрен

Яшьләребез аңласын иде.

Үз кыйбласын, телен, ак калфагын

Татар халкы сакласын иде!

 

Әби – бабайлардан калган бит ул

Ак алъяпкыч, ак калфак.

Ничек яшәр милләтебез

Гореф – гадәтләрне югалтсак?!

 

***

Җәй көнендә дуслар белән

Су буйларына төштек.

Илһам чишмәсенә килеп

Тәмле суларын эчтек.

 

Су буйлары бигрәк матур

Кошлар сайрап торганда

Күктә кояш, янда дуслар,

Илләр тыныч булганда.

 

Безнең яклар бигрәк ямьле!

Ял итәргә килегез.

Биектауда – Чыршы авылы,

Безгә килеп күрегез.