Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әхмәдуллина Диләрә Мансур кызы иҗаты

Яшьлеккә кайтсаң иде

Мәхәббәттән исердем мин,

Яндым, көйдем, тилердем.

Әйтерсең лә тәнем белән,

Янган утларга кердем.

Мәхәббәт тилертә икән,

Тилмертә икән, дуслар.

Сөю диңгезендә шашып,

Шашынып йөзгәнем бар.

Нигә шулай татлы икән

Яшьлекнең һәр мизгеле?

Борма-борма юллар аша,

Яшьлеккә кайтсаң иде.

Күңел бушануы

Биек тауның башларына менеп,

Канатланып килә очасым.

Дөнья мәшәкатьләрен онытып,

Киңлекләргә килә очасым.

Очар коштай, канатларны җилпеп,

Иркен сулап зәңгәр күлләрдә.

Очар идем,  үткәнне онытып,

Тик бирелеп татлы хисләргә.

Тормыш сыный

Хисләр тулы йөрәк

Ташый, нигә кирәк?

Артык хисле булу

Кирәк түгел, димәк.

Күңел ташкын кебек,

Ургый-ургый, дулый.

Эч пошканнан йөрәк,

Сулык-сулык елый.

Тормыш никтер сыный,

Сабырлыкны сорый,

Күпме тырышсам да

Сабыр булып булмы.

Язмышым

Тормышым әйбәт үтте,

Күбесе хөрмәт итте,

Булды инде көнләшүләр,

Үч тоту әрләшүләр.

Сынмадым, сыгылмадым,

Сөртендем – егылмадым.

Башымны горур тоттым,

Алар түгел, мин оттым.

Янды-көйде йөрәгем,

Еладым, сер бирмәдем,

Ялынып та йөрмәдем.

Минем юл туры булды,

Алар гына хур булды.

Балам-багалмам

Көзге яңгыр булып дөнья елый,

Бу кайгыдан ул да нәфрәтле.

И Ходыем, дуска-дошманга да,

Бирмә, зинхар, мондый хәсрәтне.

Күңелеңне борчу измәгәндә,

Табигатьнең матур көзе дә.

Сагыш белән тулган йөрәгемә,

Көздән бер ямь эзлим үземә.

Көзге яфрак булып өзелеп төште,

Йөрәк парәм, балам-багалмам.

Язлар кабатланган мәлләрдә дә,

Күңелемә тынгы табалмам.