Сагиева Алисә Мидхәт кызы иҗаты
***
Мул кояшлы җәйге көндә,
Көндезге унберләрдә,
Мин аваз салган бу җиргә
Тудым дип әниемә.
Әтием дә килеп җиткән,
Котларга дип әнине.
Һәммәсе дә сөенгәннәр ,
Күреп миндәй бәбине.
Исемне миңа әбием
Табып куйган туганчы.
Кушканнар теләк теләп,
«Бәхетле-дип,-булсаңчы».
Затлы нәселдән дигәнне
Аңлата минем исем,
Матур, чибәр мәгънәсендә,
Аларга китми исем.
Кечкенәдән мин үскәнмен
Әби белән гел бергә,
Шуңа күрә аның йөзе
Якын миңа гомергә.
Туган авылым мәктәбенә
Кердем мин җиде яшьтә.
Аңарчы бүләк иттеләр
Ике нәни энекәш тә.
Шуннан бирле мин дәү апа
Өйдә энеләремә.
Һәрбер эштә булышчы
Әти һәм әниемә.
Хәзер менә сезнең алда
Басып торам күрегез.
Алисә Мидхәт кызына
Бәягезне бирегез.
***
Яз килә!
Яз килә! Кояш көлә!
Гөрләвекләр йөгерә.
Җылы җил назлап, сыйпап,
Бөтен карны бетерә.
Яз килә! Кояш көлә!
Агачта бөре тула.
Кайтканына сөенеп
Кошлар моңлы җыр суза.
Яз килә! Кояш көлә!
Бөтен дөнья нурлана.
Кар астыннан башын сузып
Умырзая елмая.
Уйланулардан
Кайчакларда уйга чумам да мин,
Тертеләмен бик күп сорауга:
Ни өчен соң мин Җир йөзенә туып,
Яшим икән шушы дөньяда?
Алда тагын мине ниләр көтә?
Нинди юллар буйлап үтәсе?
Кем белә бит, бәлки, бу дөньяда
Әллә ниләр бардыр күрәсе…
Яңгыр
Табигать әллә нишләде,
Болытлы һаман һава.
Бер минут та туктап тормый,
Яңгыр ява да ява.
Үпкәләгәндәй табигать,
Җилләп – давыллап ала.
Тынычланырга уйламый,
Һаман ява да ява.
Саксыз караш булган өчен
Җирдәге бар нәрсәгә;
Елый мәллә Җир-анабыз
Буыла-буыла яшьләргә?
Рәнҗемәче, әй табигать,
Ваемсыз кешеләргә.
Беркөн аңлар ул хатасын
Һәм сорар кичерергә.
Яз
Менә тагын җылы язлар җитте,
Карлар эри, бөре ачыла.
Кошлар кайта кабат җылы яктан,
Күңел әллә кая ашкына.
Җилбәзәк кыз кебек, Апрель ае
Йә көлә, йә сыта чыраен.
Күңел ярсуларын басыйм дипме,
Сибә күктән юеш буранын.
Апрель бураннары озак тормый,
Җиргә төшү белән югала.
Күңел – исәр, әллә ниләр эзлэп,
Май аена таба юл ала.
Шүрәле
Аерылмыйбыз балачактан һаман
Калмый бездән, калмый, ник әле? –
Урман юлын бераз урыйм дисәң,
Каршы чыгар төсле Шүрәле.
Курка – курка кәкре агачлардан,
Урманнарда күпме йөрелгән.
Балачактан сеңеп калгангамы,
Шүрәле һич чыкмый күнелдән.
Килгән саен урман аланына
Мин сагаеп калам, ник әле?
Качып кына куак арасыннан
Кулын болгый төсле Шүрәле.
Сагыну
Җәйге төннең тынычлыгын бозып,
Рельслардан поезд ыргыла.
Төнге күкнең ялгыз аена карап,
Бер нәни кыз елап утыра.
Ни өчен соң елый? Нәрсә булган?
Рәнҗеткәнме әллә берәрсе?
Бер явызы авыр сүз әйткәнме,
Кемгә икән аның үпкәсе?
Юк…Берәү дә анны рәнҗетмәгән,
Авыр сүз дә беркем әйтмәгән.
Ишетелгән поезд тавышы гына
Аның нәни күңелен нечкәрткән.
Әбисендә калган бу нәни кыз
Әти – әнисен сагынып елый бит.
Шушы юллар буйлап әбисенә
Алар бергә кайткан иде бит.
Үкси –үкси елый нәни кызчык,
Моңа ничек сабыр итәсе.
Кулларыма алып шул сабыйны
Җылы сүзләр килә әйтәсе.
– Елама син, кызый, сөрт яшеңне,
Тиздән инде ял да җитәчәк.
Әнә шушы юлдан әти-әниең
Сезнең янга кайтып җитәчәк.
Күңелем Тукай белән сөйләшә.
(С.Хәкимгә ияреп)
Дөньяга ямь өстәп язлар җитсә,
Хыял белән өмет берләшә.
Хисләр ташып кулым каләм алса,
Күңелем Тукай белән сөйләшә.
Яз коящы назлы нурын сипсә,
Күгәрченнәр күктә гөрләшә.
Ак кәгазьгә кайнар яшем тамса,
Күңелем Тукай белән серләшә.
Яшь йөрәккә дөрьләп ялкын тулса,
Каләм белән хисләр көрәшә.
Авырлыклар очрап туктап калсам,
Күңелем Тукай белән киңәшә.
Апрель җиткәч, сайрар сыерчыклар
«Туган тел»не миңа көйләшә.
Һәр яз киләм шагыйрь һәйкәленә,
Күңелем Тукай белән сөйләшә.
***
Сине генә көтәм, сине уйлыйм,
Бер хәбәр юк иркәм үзеңнән.
Минут саен сурәтеңә карыйм,
Нурлар агыла синен күзеңнән.
– Ни булды cоң безгә? – дигән уйдан,
Инде тәмам бакшым әйләнде.
Бер килерсең кебек яннарыма,
Күңелем күптән сиңа бәйләнде.
Эх, килерсең…Бер килерсең, җаным,
Күңелеңнән шикләр куылыр.
Ялгышыңны үзен аңларсын син,
Ул вакытта инде…
Ул вакытта, җаным, соң булыр!
* * *
Күңелемдә хисләр өермәсе
Икеләнүләр бирә кирәкне.
Басар өчен ярсу хисләремне
Никтер көче җитми йөрәкнең.
Үзем ялгыштыммы,аңлый алмыйм
Акыл әйтә: «Дөрес эшләдең».
Ә йөрәгем сулгып-сулгып әрни:
«Нишләдең син,кызый,нишләдең?»
Акыл белән йөрәк көрәшәләр,
Ә күңелдә ярсу өермә.
Авыр миңа күңел дулаганда,
Кайчан кайтыр ул үз көенә?
* * *
Әйе, дөрес, яратмадым сине,
Тик шулай да кире какмадым.
Бергә очрашып йөри торгач,
Бераз сиңа күнегә башладым.
Яратмадым,тик нигәдер көн дә
Сәгать санап сине мин көттем.
Тик бер генә күрешмичә калсак
Ни эшләргә белми интектем.
Яратмадым, тик шулай да сине
Барлык дус кызыңа көнләдем.
Яратмадым дию дөрес микән?
Юк… яраттым ахры, сөйгәнем.
***
Туган авылым.
Туган авылым минем,гүзәл Саям!
Бу жиргә мин синдә аваз салган.
Тәпи басып, атлап киткән аннан
Җаннарыма синдә сихәт алам.
Айрылалмам синең кочагыңнан,
Мин бит инде нәни кыз чагымнан
Көч-дәрт алам синең суларыңнан,
Җылы алып яшим учагыңнан.
Синнән башка чит-ят җирләрне мин
Күңелемә якын итә алмам.
Киләчәккә якты уйлар белән
Гөрләп яшә , туган авылым Саям!
***
Күземдә яшь. Күккә карап торам.
Җавап көтәм…Кемнән? Нәрсәгә?
Минем әле ышанасым килми
Кинәт килгән шушы хәсрәткә.
Бер-бер артлы искә төшерәмен,
Синең әйткән һәрбер сүзеңне.
Нигә мине ташлап киттең инде?
Бик сагынам әбием үзеңне.
Төрле хәлләр булды арабызда,
Елаштык та, көлдек без бергә.
Сүзләреңне тыңламаган өчен,
Гафу итче , әбием, рәнҗемә.
Күп сүзләрем әйтелмичә калды,
Күп хәлләрне калдым аңламый.
Сине уйлау, сине искә төшерү,
Йөрәгемне кат-кат яралый.
Югалткачтын гына белдем шул мин,
И әбием,синең кадереңне.
Сагынам мин, и сагынам , әби…
Онытмамамын синең кабереңне.
***
«Яратмыйм» дип кат-кат әйтсә дә ул,
Күңеле тарта аны Илфатка.
Егете дә: «Сөймим Алсуны» дип,
Атлап китә һаман шул якка.
Бер төн бергә утырып чыгалар да,
Сөйләшмичә күпме йөриләр.
Илфатнын бар дистәләгән кызы,
Ә Алсунын «запас» егетләр.
Аптырыйм мин үзләренә карап,
Нигә әле бергә түгел сез?
Мәхәббәтнең билгесез төре белән
Икәүләшеп авырып йөрисез.
***
Күңелемне басты сары сагыш,
Әйтерсен лә моңсу көз җиткән.
Ә авылнын урамнарын инде
Кышкы буран күптән ак иткән.
Йокысыз төндә янә өмет белән
Йөрәккәем сине көткәли,
Бер ялгыз ай тәрәзәмә килеп,
Хәлләремне белеп киткәли.
Бүтән кызны инде үз иткәнде,
Дигән уйлар җанны телгәли.
Ярага тоз сибеп, явыз җилләр
Сөйми сине диеп үртәли.
Күңелемне басты Сары сагыш,
Әйтерсен лә моңсу көз җиткән…
***
Кардан көртләр өеп йөри
Кышның салкын бураннары.
Кар юрганына төренеп ,
Йоклый авыл урамнары.
Буран аша җем-җем итеп,
Баганада утлар яна.
Кар көртләрен ера-ера,
Җитәкләшеп, икәү бара.
Яңа гына явып үткән
Кар өстендә эзләр кала.
Буран кызы көнләшепме
Ул эзләрне күмеп бара.
Төнге урам. Шаян буран
Юлга өеп карлар сала.
Кар көртләре арасыннан
Җитәкләшеп икәү бара…
***
Урман һәм кеше
Борын-борын заманда,
Нәкъ, ди, Казан артында,
Булган икән бер авыл.
Юк, ди, әле һаман да
Бар икән, ди, ул авыл.
Ямьле, ди, тирә – ягы.
Бик иркен болыннары.
Кырларда иген уңа –
Күңелләр була шуңа.
Авылдан ерак түгел
Бар икән, ди, бер урман.
Урман бик матур булган,
Җәнлекләр белән тулган.
Азык – төлек мул булган.
Барлык кош-корт, хайваннарның
Тамаклары тук булган.
Җәен урман буйлары
Җиләк белән тулганда,
Көзен балан-чикләвек
Һәм гөмбәләр уңганда,
Кешеләр дә килгән, ди,
Аланнарда йөргән, ди.
Кирәгенчә, һәммәсен дә
Алып китеп торган, ди.
Саклап кына тотканга,
Ызгыш-талаш булмаган.
Килгән кеше каршына
Ерткыч җәнлек чыкмаган.
Шундый матур урманда
Табигать белән кеше
Дус һәм тату булганда,
Барсы да әйбәт булган,
Тормышлар көйле торган.
Тик менә еллар үткән,
Яңа заманнар җиткән.
Үзгәргәннәр кешеләр.
Бу урманга килгәннәр,
Аланнарга кергәннәр.
Кеше җәнлек аулаган,
Агачларны аударган.
Аланда учак яккан,
Кәеф – сафа корып яткан.
Урманда күренми, дип,
Чүп – чарын да җыймаган,
Буш савытлар белән ул
Футбол тибеп уйнаган.
Урман көннән – көн сулган,
Аланнар чүпкә тулган.
Мотор тавышларыннан
Урман иясе туйган.
«Тагын килеп йөрсәләр,
Урманымннан көлсәләр,
Ерак илләргә китәм,
Мәңге урмансыз итәм», –
Дигән Урман иясе.
Кешеләр кошлар аша
Хәбәрне ишеткәннәр.
Урмансыз калсак әгәр,
Нишләрбез, диешкәннәр.
Хаталарын белгәннәр,
Озак итеп урманы
Җыештырып йөргәннәр.
Үпкәнең куеп барын,
Дуслашканнар, ди, тагын.
Җыелышкач бергәләп,
Урман иясе әйткән:
«Үзе усал булганга
Урман да усал була,
Ә дус булсаң, ул да сиңа
Кочагын җәеп тора.
Агачларны кисмәгез,
Урманымны саклагыз,
Кирәк булып куя калса,
Урманымны яклагыз!»
Хәзер шушы заманда
Ул авылда һаман да,
Тынычлык, ди, урманда.
***
Сая
Болыннарың, тугайларың
Бигрәк якын күңелгә.
Җиләкле үзәннәреңне
Оныта алмам гомергә.
Сая буе – туган җирем,
Саям – туган авылым.
Кайларда гына йөрсәм дә
Сине сагынып кайтырмын.
Инеш буйларына төшкән
Су эчәргә талларың.
Исләремнән чыкмас һич тә
Сандугачлы таңнарың.
Йөрәкләргә сихәт бирә
Кизләүнең салкын суы.
Су буйларына чакыра
Саяның агымсуы.
***
Туган илем – Татар иле!
Тәүге тапкыр “Әннә” – диеп,
Тәпи атлап киткән җирем,
Һәрчак сиңа сыенам мин
Туган илем –Татар иле.
Тарихыңда әле дә бар
Ачылмаган кара таплар.
Мин ышанам ,Татар иле,
Балаларың сине аклар.
Моңа кадәр булган синең
Туган телен- татар теле.
Киләчәген якты булыр
Туган илем- Татар иле!
***
Мин бит сине үзем эзләп таптым,
Хыялымда үзем тудырдым.
Син бит минем күңел бакчасына
Килеп кунган тәүге былбылым.
Тибрәттең дә күңел кылларымны,
Бакчам түренәрәк юл алдың.
Инде үземнеке дигәч кенә,
Әллә кая китеп югалдың.
Мин бит сине үзем эзләп таптым,
Хыялымда үзем тудырдым.
Олы бәхет көткән күңелемне
Сары сагыш белән тутырдым.
***
Мәктәбемә шигырь багышлыйм дип,
Каләм алдым менә кулыма.
Китәр вакыт җитте дигән уйдан
Йөрәккәем моң белән тула.
И, мәктәбем, туган йортым минем
Сине ничек ташлап китәсе?
Ничек итеп башка бүтән җирне
Синең кебек якын итәсе?
Синдәгедәй сабыр укытучылар
Бүтән мәктәпләрдә бар микән?
Алар биргән белемнәрне төяп,
Олы юлга чыгып мин китәм.
Уйларымда меңәрләгән сорау
Җавапларын каян табасы?
И, мәктәбем, каридорларыңда
Бала чакны алып каласың.
Җиз кыңгырау чыңы алга дәшә
Без китәбез, ә син каласың
И, мәктәбем, безнең сыйныфны да
Хәтереңнән сызып атмассың
