Мөһәммәтшина Әйзилә Әнис кызы иҗаты
Тукайга хат
Хәзер инде зур үстем
Мәктәптә белем алам.
Тукай бабай иҗатыңа
Көндә тартыла барам.
Синең матур әкиятләрне
Күбесен яттан беләм.
“Кызыклы Шәкерт”, “Сабыйганы”
Күңелдән сөләп бирәм.
Әти – әнием, әби – бабам
Тукайны өйрәнгәннәр.
Төннәрен йокы йокламый,
Бишектә тибрәткәннәр.
Колагымда яңгырый һаман
Моңлы, дәртле койләре.
Ничек онытып булсын:
Тукай теле – Әни теле.
Үзең тыйнак, үзең сабыр
Укымышлы булгансың
Кыска гына гомердә дә
Бик күп иҗат иткәнсең.
Сокланам талантыңа
Мин гашыйк иҗатыңа
Тырышып укырга сүз бирәм,
Тукай бабай, мин сиңа.
Биектавым – горурлыгым!
И сөекле Казан арты!…
И минем туган ягым!…
Биектавым! Синдәй гүзәл.
Җирләр бар микән тагын?!!
Урман – кырлар… Инеш – күлләр…
Казансуы ни тора!
Уңган – тырыш якташларым
Матур киләчәк кора.
Габәшиләр, Максудилар…
Сәйдәштә безнең яктан!
Ситдыйк Айдаровны биргән
Чыршымны бик яратам!
Зур – горурлык белән яшим:
Мин – Биектау баласы!
Аның данын киләчәккә
Безгә алып барасы!
