Халиуллина Фидания Халиулла кызы иҗаты
Ялгышлар.
Ялгышларын “Язмыш” сылтавына
Сылтап яши әдәм баласы.
Намус,вөҗданнарын сата – сата,
Белми шул кая – барасын!
Белми шул ул,кемне елатканын
Рәнҗетелеп сыкрап ятканны
Алга атлап барган адымнарны
Артка тартып,таяк тыкканын.
Дөнья бит бу!яшәп кара дустым
Буген барда синең кулыңда
Бүген бар да сиңа буйсыналар
Бар да син дигәнчә кылана.
Кылансыннар килер әле бер көн
Бар да басыр Аллах каршына
Вөҗдан,намусың да искә төшәр
Ялгышларың басар алдыңа.
Шул чагында ни диярсең икән,
Изгелекләр эшли алдыңмы?
Үзеңнән соң нәрсә калдырасың
Ни тәкәббер әдәм баласы?
Халкыма!
1.Сугыш …Кайгы, Хәсрәт
Каян чыкты икән бу Афәт?
Нигә кирәк иде бу сугыш,
Гөрләп бара иде бит тормыш.
2.Ырым кырым,каргыш яу кырында
Гүя яшәү туктап калгандай
Көрәш бара утлы яу кырында,
Яуга чыга бөек батырлар.
3.Язмышлардан узып булмый шул ул
Башларыңныташка орсаң да
Бурычыбыз Илне саклау безнең
Ил батыры – Алгы сызыкта.
4.Әйт син Илем,нәрсә булды сиңа
Күпме җаннар тынгы табалмый
Кемнәрнеңдер газиз балалары
Туган җирләрнең кайта алмый.
5.Без догада хәзер сезнең өчен
Тыныч булсын иде дөньялар
Ил көннәргә бәхет килсен иде
Еламасн иде сабыйлар!
6.Газиз аналарның күз яшьләре
Елга – күлләр булып акса да
Сабыр булды алар ахыргача
Балалары яуда чагында.
7.Сокланам мин сиңа Газиз халкым!
Тез чүкмәдең дошман алдында
Авылыклар узар,Җиңү килер
Бергә булып ,бердәм булганда!
