Шакирова Рәзилә Хуҗи кызы иҗаты
****
Бәхетләрне булмый сатып алып,
Ходай безгәкүпме язгандыр.
Исәнлектән ходай аермса
Бәхет менә шушы буладыр.
Ходай тагын парлы гомер бирсен,
Балалар да булсын исән-сау.
Оныкларны сөеп,борчуларсыз,
Үтсен иде гомер таза – сау!
Җиргә кеше кунак булып кына килә,
Зур сынаулар үтеп яшәргә.
Бәхет кошын кулдан ычкындырмыйк,
Нинди матур җирдә яшәүләр!
****
Тормыш авыр диеп зарланабыз,
Зарланырлык сәбәп бармы соң?
Нәрсә җитми адәм баласына
Әйтегезче,дөнья тармы соң?
Булганына шөкер итә белик.
Куаныйк без туган таңнарга.
Кошлар да бит ничек итеп матур сайрый
Сыгылмалы бөдрә талларда.
Бирешмичә борчу –хәсрәтләргә,
Яшик дуслар хәлләр белешеп.
Бер- беребезгә мәрхәмәтле булып
Бар борчуны бергә бүлешеп!
****
Язлар җиткәч күңел күтәрелә,
Ашкынабыз әллә кайларга.
Барлык булган борчу –сагышларны
Агызыйк без язгы суларга.
Язгы кояш кебек гел елмаеп
Үтсен безнең гомер юлыбыз.
Җылы яктан кайткан кошкайларга
Сәлам әйтеп куллар болгыйбыз.
Күңелләргә җылы нурлар өстәп
Умырзая башын калкыта.
Бар табигать кышкы йокысыннан
Уяна да, күмелә шатлыкка.
Ни арада сылу ак каеннар
Яшел шәлен ябынып өлгергән.
Гомер алды шулай сиздермичә
Җәйгә таба кереп йөгергән.
Кышкы матурлык
1.Алтын көзнең дәвамы булып,
Җиргә хуҗа була салкын кыш.
Кар юрганын җиргә җәеп сала,
Ап –ак булып кала бөтен тыш.
2.Көн артыннан көннәр үтә тора,
Кар астында кала далалар.
Рәхәтләнеп таудан чана шуа
Кышны көтеп алган балалар.
3.Елга бер мәртәбә килә торган,
Яңа елы үзе ни тора.
Һәр кешенең өе уртасында
Яшел чыршы балкып утыра.
4.Әйлән -бәйлән уйный бала – чага,
Гөрләп үтә чыршы бәйрәме.
Кыш бабайның күчтәнәче белән
Яңа елның була бар яме.
****
Авылыбыз уртасыннан,
Челтерәп ага чишмәбез.
Колонкада су беткәндә,
Йөгереп шунда төшәбез.
Чишмә суы тәнгә рәхәт
Җанга шифа бирәдер
Моны белгән һәрбер кеше,
Кабат шунда киләдер.
