Яруллина Миләүшә Нәҗим кызы иҗаты.
Тигезлек билгесе куеп булмый.
“Дуслык һәм “Мәхәббәт”
Уртасына
Тигезлек бит билгесен куеп булмый.
“Ник”дисезме?
Дуслык мәхәббәткә ала әверелә,
Ә мәхәббәт менә
Дуслык белән һичбер вакыт тәмамланмый.
Тик бер генә.
Агачларны ап – ак бәс каплаган
Йоклый алар җирнең куйнында.
Вакыт үткәнлеген сиздерепме,
Кырау куна чигә чәчемә.
Кояш күтәрелгән саен матурлана
Җем –җем итә калын шәлләре.
Табигатьтә бар да бигрәк матур
Кабатланмый һичбер мизгеле.
Ара – тирә шул тынлыкны бозып,
Ботак сынган тавыш ишетелә.
Әйтерсең лә искәртә кебек ул,
Бар нәрсә дә була бер генә.
Берәү генә Җихан,берәү Кояш,
Берәү генә буласөйгән яр.
Тик бер генә була кеше гомерендә
Сөелер һәм сөеп туймас чак.
Дөнья яралганнан шул сөюдән
Адәм балалары тилерә.
Мин бит сиңа берни әйтәалмадым,
Ә син теләмәдең белергә.
Ходаем бирче сабырлык.
Күңелемне минем биләп алды,
Әйтеп бетермәслек моң – сагыш,
Чәчәкләрен койган шомырт кебек,
Калдым бүген бөтенләй ялгыз.
Дус ,дигәне дә,чын дс түгел икән.
Тыштан гына йөргән бер бәндә.
Авыр,ләкин ярамый калырга,
Башын түбән игән шул хәлдә.
Әй ходаем бирче сабырлыклар,
Менә шушы авыр заманда.
Кеше берсен – берсе күрә алмый,
Җитте мәллә ахыр замана?
Әтиемә.
Көтмәгәндә китеп бардың, әти,
Ташлап безне,якты дөнҗяны.
Кыш иде бит әле кайчан гына
Хәзер тышта апрелҗ кояшы.
Искә төшә,әти, эш – гамәлең,
Үз гөмереңдә булды төрлесе.
Һич кенә дә сине гаепләмим
Артта калды инде барысы.
Терәк идең,әти,тормышымда,
Һәр эшемдә булдың киңәшчем
Хәзер дә соң,кызым,диеп дәшеп
Өйләремә килеп керсәңче.
Кабер өстен кояш нуры җылыта.
Шытып чыгар язгы чәчәкләр.
Гөлҗимешкә кунып баш очыңда
Чыркылдашыр нәни чыпчыклар.
Тыныч йокла, әтием,җир куйнында
Бездән бары күрдең игелек.
Кабереңә куйган мәрмәр ташы
Булсын бездән соңгы истәлек.
Шомырт чәчәкләре.
Язалар җитте,шомыртчәчәк атты,
Тирә –якка хуш- ис таралды.
Айлы кичтә шомырт чәчәкләре,
Берсен – берсе сөйде, назлады.
Ап- ак шомырт чәчәкләре нигә,
Хәтерләтте гүзәл мизгелне?
Ай нурында шомырт шәүләсендә,
Күргән кебек булдым мин сине.
Шомыртлардан аклык,сафлык инде,
Ак та,саф та иде мәхәббәт.
Ай нурында җитәкләеп барган,
Парны сагына, көтә ул кабат.
Шомрт чәчәкләре коелдылар,
Тәлгәшләрдә ачы җимешләр,
Бәхет белән тулы иде кичләр,
Күңелләрдә бетмәс сагышлар.
Яз сулышы.
Язлар җитә кабат
Күңелемдә
Яз гөлләре чәчәк аталар.
Язлар җитү белән йөрәктәге
Яңаралар иске яралар.
Ашкынып агар елгадагы сулар,
Җир яшәрер,дөнья ямьләнер.
Чәчәк атар бакчадагы гөлләр,
Бар агачлар кабат яшәрер.
Һәр ел килә язлар җир өстенә,
Яз китерә муллык һәм сөю.
Язлар белән килә гашыйкларга
Мәхәббәттә яну һәм көю.
Урмандагы хәтта карт имәндә,
Шау чәчәккә бата яз җиткәч.
Җир өстенә язлар килгән кебек,
Кайтыр микән сөю бер киткәч?
Гөлләрем.
Бакчадагы гөлләремнең
Төсләре:кызыл,сары.
Җылы йомшак җәйге җилләр
Тибрәтәләр аларны.
Күбәләкләр уйнап очып,
Куналар өсләренә.
“Чәчәк атсыннар” – дип һәр кич
Су сибәм төпләренә.
Гөлләрем минем,гөлләрем,
Алар тормышым яме.
Чәчәкләрем арасында
Ирисләр,миләүшәләр.
Назланып кояш нурында
Һәр көнне серләшәләр.
Әйтәләр кебек гөлләрем:
“Кайгы- хәсрәт күрмә,син,
Гөл –чәчәкләр арасында
Үтсен синең көннәрең”.
