Шакирова Гөлия Шаүкәт кызы иҗаты
***
Эх… язмыш, язмыш, язмыш,
Нигә син шундый аяныч?
Авырлыклар китерәсең безгә
Аңламавын бигрәк кызганыч…
Язмышыңа язылган булса
Качып булмый бернидән.
Хак сүзләр, инандым мин
Чыгу чарасы юк икән…
Хәер,чыгу чарасын табарсың син
Тик озакка микән?
Бүтән бармам ялгышлыкка дисең,
Юк, янә барасың икән.
Ялгышлыклар ни өчен бирелә?
Чөнки язмышыңа язылган.
Кайберәүләр уйлый – хафалана,
Әй, йөгерә бит тормыш куз алдыннан,
“Ни эшләдем”, – диеп кабаттан
Күзләреңне син йомасың…
“Кичер, Ходам, ялгыштым” – дип
Әйткәләгән буласың.
Ходаебыз кичерердә ул
Тик үзеңне гафу итәрсеңме?
Куңел тырналып-ярсылып бетә
Син шуны беләсеңме?
Дөрес, бар шундыйлары:
Ялгышны аңламаганы.
Күпме антлар биреп тә
Үз сүзендә тормаганы...
Бар кешеләр арасында
“Син кем дә, мин кем”- диючеләр
“Батыр мин! Кыю мин!” – дип
Безнең арада йөрүчеләр…
***
Менә тагын көз җитте,
Яфраклар да коела.
Алсу–кызгылт төсләргә күмелеп
Табигать янә матурлана.
Көзге матурлыкка сокланам –
Бар җиһан шундый матур, серле…
Урман юлларыннан атлап
Сөйлим шунда бар серемне.
Серләремне тыңлый алар
(Алардан башка кем тыңлар?)
Минем күңел хәләтемне
Алардан башка кем анлар?
Урманнарда йөрим әле мин
Күңел тынычлыгы җыеп .
Урманнарда йөрим әле мин
Табигатьнең җылылыгын тоеп.
Күңелемә авыр әле минем
Йөрәккәем дә ярсый ла.
Башкаемда мең төрле уйлар
Шуна да бигрәк моңсу да.
Менә тагын көз җитте,
Яфраклар да коела.
Эчемдәге хис–кичерешләрем
Урман юлларында кала…
***
Күңелемдә яз хисе уйный,
15 яшьлек кебек хис итәм үземне.
Җырлыйсым килә, кычкырасым килә
Өздереп бер үзәкләрне.
Күңелем канатлана хисләрдән,
Әллә мәхәббәттән исергән.
Күбәләкләр дә уйный эчемдә
Сихри хисләргә ул бәйләнгән.
Кошлар сыман серле итеп
Үземдә сайрар идем,
Иң моңлы көйләрне генә
Өздереп лә җырлар идем.
Хисләремнән шашынам,
Язгы кояшта мин назланам.
Узара мәхәббәтемне көтәм
Мин быелгы язлардан.
Күңелемдә яз хисе уйный,
15 яшьлек кебек хис итәм үземне.
Әй, язгы җилләр, ишетегез,
Таратыгыз бар жиһанга хисемне.
