Ибраһимова Гөлнар Илсур кызы иҗаты
“ Укыткан – әле укытучы түгел, укытмый кала алмаган – укытучы”.
“ Укытучының һәр дәресе- бала өчен бүләк булырдай итеп уйланылган булырга тиеш”…
Нинди асыл сүзләр! Һәм, һичшиксез, моның белән килешми мөмкин түгел. Укытучы һәм укучы үсешендә төп кагыйдәгә әйләнгән сүзләр бу.
Бөек галим К.Д. Ушинский әйткәнчә,” Кешенең үсеше- аягыннан башына карап түгел, башыннан күккә карап үлчәнә”. Алтын сүзләр!
Тормыш дәвамында шулай һәм шулай булырга тиешлегенә тагын бер кат инанасың. Дәлиле – укучылар.
Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып, әйтә алам: балаларга бүләк булырдай дәрес булганда гына нәтиҗәсе куандырырлык . Үз артыңнан һәм үзеңне ияртү өчен көндәлек хәрәкәттә булу зарур.
“ Укытучы булыр идем… Менә син дәрес башлыйсың. Күпме күз сиңа төбәлгән. Акларсыңмы син аларның ышанычын?Булдыра алырсыңмы син? Ярты юлда туктап калмассыңмы? Я, җавап бир!”.
Дүртенче сыйныфта укыган чагым… Инша язам… Сорау арты –сорау,
алда- билгесезлек. “Менә син, укучыларның мөлдерәмә тулы күзләренә карап, алар түземсезлек белән көткән беренче сүзләрне әйтәсең: “ Хәерле көн, кадерле балалар!..”.
Гомер агышы… Шул көннән алып, күпме сулар аккан, күңел түрендә җуелмас хәтирәләр сакланган. Үткәннең һәр мизгеле- онытылмаслык булып, күңел түрендә урын алган.
Бүгенгә кадәр миндә шул вакытта кабынган учак яна, сүнмичә яна бирә.
Һәм шул учакның ялкыннарын мин укучыларыма өләшәм.
Ә инде янган учакның бүгенгә кадәр сүнмәве өчен, мин үземне укыткан укытучыларыма , бигрәк тә, беренче укытучым- Сәмигуллина Фәүзия Сәмигулла кызына (ни кызганыч, бу изге Кеше безне калдырып, бакыйлыкка күчте. Авыр туфрагы җиңел булсын!) , мине 5 нче сыйныфтан үз канаты астына сыендырган сыйныф җитәкчем- Сафиуллина Фәридә Һадый кызына бурычлы һәм чиксез рәхмәтлемен.
Кеше ялгышларда өйрәнә. Менә шушы ике изге зат , тормыш юлын сайлаганда абынырга да, сөртенергә дә, вакытында сикереп тора белергә дә өйрәттеләр. Колагымда бүген дә алар әйткән сүзләр яңгырый:
“ Сайлыйсыз икән, үкенмәслек булсын!”. Үзеңнең мөмкинлекләреңә һәм көчеңә ышану һәм ышандыру өчен күпме көч һәм сәләт кирәк булган аларга! Мин моны яши- яши аңладым һәм аңлыйм. Сайладым.Үкенмим.
Бүгенге укучыларымда да, кайчандыр минем укытучыларым миндә уяткан хис- кичерешләрне уятырга тырышам. Әлбәттә, бөтен кеше дә укытучы булыга , барысы да үзен балалар укытырга багышларга тиеш, дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Әмма һәр кешедә укытучылык яшәргә тиеш. Бала чакта әти-әни өйрәтә,үсеш чорында укытучы ярдәмгә килә, үсеп җиткәч,тормыш кануннарына буйсынасың һәм үзең инде укытучы ролендә.
Иң мөһиме – кешелек сыйфатларына ия булу һәм башкаларга ярдәм итү
өчен, үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләү.
Укытучы хезмәте нәкъ менә шуны таләп итә дә инде. Эчке яктан уңышлар сизелерлек булмаса да, нәтиҗәсе – вакыт белән исәпләнә. Һәм инде укытучы хезмәте- дөньяда иң кирәкле хезмәтләрнең берсе икәнлегенә тагын бер кат ышанасың.
Төрле укытучы мәктәпкә төрлечә килә. Кемдер кала, кемде китә…
Бу- тормыш кануны. Укытучы хезмәтенең катлаулылыгы- һәр укучы күңеленә юл сала белүдә, сәләтләрен үстерүдә шартлар тудыруда. Ә иң мөһиме- укытучы һәр укучының үзен шәхес итеп тануында ярдәм итәргә, үзен, тормышны, дөньяны таный белергә өйрәтергә, укучыда кешелек сыйфатлары, кылган эшләре өчен үзе, иптәшләре, мәктәп, җәмгыять алдында җаваплылык хисе тәрбияләргә тиеш.
Укытучы хезмәте – бер мизгел генә түгел, ә бөтен бер тормыш ул.
Ә тормыш юлын ничек үтүебез безнең үзебездән тора дип әйтсәк, бер дә ялгыш булмас, минемчә. Үсеп килүче буынга бик күп нәрсәләр турында сөйлисе, аңлатасы килә. Өйрәтүдән бигрәк, һәр укучы белән чын күңелдән аралашасы, аңлашасы килә. Бөек рус язучысы Л.Н.Толстой шундый сүзләр әйтеп калдыра: “Шәхесне өйрәтүнең иң гади кагыйдәсе- башкаларны үзеңә буйсындыру түгел, күбрәк, башкаларга хезмәт күрсәтү. Башкалардан азрак таләп итү , аларга күбрәк ярдәм итү”. Белемгә, танып белүгә омтылган, белемен башкаларга тарату һәм арттыру өстендә һәрдаим шөгыльләнгән укытучы дәрестә “ вакыт үткәрми”, ул – дәрестә укучының танып – белү эшчәнлеген активлаштырып ,” яши”. Ә башкаларны әйдәү- үзең дә өйрәнү дигән сүз ул. Әгәр дә без укучыны , булган барлык җитешсезлекләре белән генә, аны бер дә идеаль кеше итеп үстермичә генә кабул итәргә өйрәнсәк,
яхшы нәтиҗәләргә беркайчан да ирешмәячәкбез. Укучы белән , аны идеаль кеше итеп аралашканда гына без аны үзебез көткән югарылыкка күтәрә алачакбыз.Үземнең укучыларымны лаеклы, эчкерсез кешеләр итеп күрергә теләр идем. Үземә киңәш , ярдәм сорап килүләрен яратам һәм телим. Миндә үзләре өчен ышанычлы иптәш, тугры дусны күрүләрен телим.
“Өйрәтүче – укытучы түгел, аннан өйрәнсәләр – укытучы”. Тормыш девизым әнә шундый.
Хезмәт юлым укытучы һөнәренә килеп тоташканчы, урау юллар үттем.
Әмма, балачак хыялларым туган телгә, туган җиргә мәхәббәтем аша тормышка ашты. Иң олы ярдәмчеләрем, әлбәттә, әти-әнием, беренче укытучым, сыйныф җитәкчем булды. Шул 4 нче сыйныфта укыганда ук уянган хисләр ялкыны бүген дә сүнми.
Бүгенгедәй күз алдымда: укытучы апамның мәктәптә тәүге тапкыр мине каршы алуы, сыйныф җитәкчемнең олы юлга ачкыч бирүе, олы тормыш юлына аяк басуым, гаилә коруым, мәхәббәт җимешләре—балалар үстерүем.
Һәм менә инде бүгенге көнем. Кайчандыр, өмет белән тулы карашын укытучы апасына төбәгән кыз бүген инде үзе дәрес бирә!
Тумышым белән, дөньяның иң гүзәл почмагында урнашкан Татарстаныбызның җырларда җырланган батыр уллары, матур кызлары белән дан тоткан Биектау районы Ямәширмә авылыннанмын. Шушы искиткеч төбәктә тәүге адымнарымны ясадым, олы тормышның алтын баганасына утыртылган ачык капкадан өметле киләчәккә таба атладым…
Хәзерге вакытта хезмәт юлым Биектау районы Каенлык төп гомуми белем бирү мәктәбе белән бәйле. Биредә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Укыту юлламам – балаларда туган җиргә, туган туфракка, олы буынга хөрмәт хисе, мәхәббәт тәрбияләү аша – телнең асылына төшендерү.
Минем педагогик табышларым нидән гыйбарәт соң?
Үз хезмәтеңә бәя биргәндә, үткән көннәр, кылган эшләр турында уйланасың. Баксаң – гомер заяга узмаган икән! Моның ачык дәлиле- уңай эш нәтиҗәләре.
Тагын шунысы куанычлы- үзең турында син укыткан балалар,аларның
әти-әниләре, хезмәттәшләреңнең синең хезмәтеңә уңай бәя бирүләре. Әгәр синең хезмәтеңне күрә беләләр, уңай бәялиләр һәм аларга үзеңнең кирәклегеңне тоеп яшисең икән, димәк, яшәүнең мәгънәсе бар дигән сүз.
Мин моны һәрчак тоеп яшим. Укытучы өчен шуннан да зур бәхет юктыр мөгаен!
Ә инде иң куандырганы- үз гаиләңдә синең эшеңне үрнәк итеп алып, алга таба дәвам итүче кешең булуыдыр, минемчә.
Бүгенге көндә гаиләбездә 3 укытучы. Иптәшем – физика, информатика фәннәре белгече, кызыбыз инглиз һәм татар теле фәннәрен сайлады. Минем өчен иң куандырганы- хезмәт юлы дөрес сайланган! Моны чын бәхет дими, ни дисең?!
Яшь буын укучыларыбызга да, тормыш юлын дөрес сайлауда зур этәргеч – үз юлын үзе сайлау мөмкинлеген тудыра алу. Шул вакытта гына камил җәмгыять барлыкка киләчәк.
Тагын кыңгырау шалтырый. Дәрес тәмам.
Язмышыма тагын шундый ничә кыңгырау тавышы, күпме дәрес язылгандыр? Билгесез. Әмма мин шуны ачык итеп әйтә алам: бүген мине көтеп торучы укучыларым, алыштыргысыз хезмәттәшләрем, яратып башкарган эшем, эшемне дәвам итүче балаларым, алтын канатым- тормыш иптәшем бар. Хезмәтем җыр- моң белән үрелеп бара һәм бербөтен, аерылгысыз булып, юлымны яктырта. Әтиемнән шигъри җанлылык күчсә, әнием исә, җыр, моң чаткылары бүләк иткән.
Телебездә бер гыйбарә яшәп килә : “ Урманда беркайчан да бушлык булмый. Әгәр була икән – син моңа үзең гаепле”. Бу очракта мин үземне бер дә гаепле итеп санамас идем. Минем үткәнем бушлык һәм күңелсезлекләрдән түгел, ә киресенчә – тулы бер тормыш дулкыныннан гыйбарәт. Шул дулкында мин әле дә булса , талгын гына чайкала бирәм. Ишкәкләрем – минем ышанычлы укучыларым. Алар булганда мин дулкын ярсуына бирешмәячәкмен! Әгәр дә миннән :”Хезмәт юлын яңадан сайлау мөмкинлеге туса, кем булыр идең ?”,- дип сорасалар, җавабым бер генә : “ Бары тик- укытучы!”. Үз һөнәреңә чынлап та бирелгәнсең икән, башкача булуы мөмкин дә түгел.
Бүген инде мин , кайчандыр җавапсыз калган сорауларыма төгәллек кертә алам :
- Үткән юлыма газаплы караш сакламыйммы? Җавабым: Юк. Чөнки мин куелган максатларыма ирештем.
- Бу тормышта минем үз урыным бармы? Җавабым : Әйе! Барысыннан да битәр, мин- ана, иремнең яраткан тормыш юлдашы.
- Мин үземне таптыммы? Җавабым : Әйе! Мин – укытучы! Һәм бу исемне мин соңгы сулышыма кадәр аклармын!
Күптер ул…
Күптер ул, күптер күңелне
Саргайтып сарган көзләр.
Күптер ул, күптер юлларда
Табылмый калган эзләр.
Күптер ул, күптер тормышта
Үз юлын тапмаганнар.
Күптер ул, күптер сөюнең
Җимешен капмаганнар.
Күптер ул, күптер ялгызлар,
Парларын югалтканнар.
Күптер ул, күптер ялгышып,
Ятларга күз атканнар.
Күптер ул, күптер акны да
Кара дип әйтүчеләр.
Күптер ул, күптер берне дә
Мең, дип күбәйтүчеләр.
Күптер ул, күптер бөекне
Түбән тәгәрәтүче.
Күптер ул, күптер намусын
Аска мәтәлдерүче.
Күптер ул, күптер күңелдән
Әйтелми калган сүзләр.
Күптер ул, күптер бу җирдә
Балкып төбәлгән күзләр.
Күптер ул, күптер бу җирдә
Бәхетле яшәгәннәр.
Күптер ул, күптер сүрелми,
Яшендәй яшьнәгәннәр.
Күптер ул, күптер җиһанда
Сызылып аткан таңнар,
Булмасын тик берсенә дә
Битараф булган җаннар.
АКЛЫК
“Татар барда- хәтәр бар”, – дип халкым
Авыр сүзне күпме күтәрде.
Ә шулай да,
Туганыннан алып соң юлгача
Аклык белән көнен үткәрде:
Ак биләүгә били ана сабыен,
Ак юл тели барыр юлында.
Ир балага ак түбәтәй суза,
Ак калфаклы итә кызын да.
Ак калфаклы кызлар мәйдан тота,
Алга атлый горур милләтем!
Аклыгын да, сафлыгын да һәрчак
Саклап килә милләт зиннәтен.
Маягыбыз – аклыгыбыз безнең,
Күңелебез акка- көчле без.
Татар барда- аклык бетмәс җирдә,
Татарлык һәм аклык- көчебез.
Ишеттем мин кичә… берәү җырлый-
Моң сузыла- чулпылар моңы.
Ак калфагы аша күчә барсын
Гасырларга аклыкның чыңы.
Тукай керде бүген төшемә
Уяндым да, тирән уйга калдым:
Тукай керде бүген төшемә…
Басып тора кебек юл чатында,
Карашлары уйлар эчендә…
Күреп торам: нидер борчый аны,
Нидер әйтер кебек тоела,
Сорадым мин шунда, Тукай абый,
Ниләр бар соң синең уеңда?
Телгә килде шунда Тукай абый:
“Үткәнемә кайтып барышым,
Тик…адаштым кебек, шушы юлда,
Очраталмыйм һичбер танышым…
Шушы тирәләрдә урман иде,
“Урман сарыгы”н да мин күрмим,
Су анасын бәлки, күрмәмме дип,
Бик күптәннән инде мин күзлим.
Кайларда соң алар, ник күренми,
Әллә инде тирән йокыда?
Сабыйны да көтеп арган китап,
Алма бирми алмагачы да?”
…Ни әйтергә белми басып торам,
Тукай көтә, көтә җавабым…
Оят катыш җаваплылык белән,
Күзләренә аның карадым.
Телгә килде Тукай: “Күзләреңдә
Өмет чаткылары күренә.
Мин ышанам, бар да әйбәт булыр-
Коткыларга һич тә бирелмә!
Яшеллекнең тамырын корытмагыз,
Елга-күлләр сусыз кипмәсен!
Алмагач сабыйга алма бирсен,
Сандугач боегып китмәсен!”
…Уяндым да, тирән уйга калдым…
Тукай керде бүген төшемә…
Бу дөньяның ние бар…
Бу дөньяның ние бар?
Кояшы бар, ае бар;
Теләгәндә учларында
Учак ягар җае бар.
Бу дөньяның ние бар?
Үзәне бар, тавы бар;
Бер тавына менеп җитсәң,
Артларында тагы бар.
Бу дөньяның ние бар?
Елгасы бар, яры бар.
Ярсып аккан елганың да
Уйга баткан чагы бар.
Бу дөньяның ние бар?
Күге бар һәм җире бар.
Күкнең, җирнең мәңге бетмәс
Ымсындыргыч сере бар.
Бу дөньяның ние бар?
Агы бар, карасы бар
Акны карадан аерып,
Юл күрсәткән заты бар.
Бу дөньяның ние бар?
Сөембикә моңы бар,
Шул моңны мәңгеләштергән
Рабит Батулласы бар.
Бу дөньяның ние бар?
Тарихларда эзе бар.
Шул эзләргә маяк булган
Олпат- Солтан Шәмси бар.
Бу дөньяның ние бар?
Чәчәге бар, гөле бар.
“Рәхәткә түзеп кара!”-дип,
Ачынган Ләләсе бар.
Бу дөньяның ние бар?
Иле бар, милләте бар,
Милләт өчен көрәшүче
Алмаз Гыймадиев бар.
Бу дөньяның ние бар?
“Әллүкие”, “Саз” ы бар.
“Бишек җыры” нда тибрәткән,
“Уян татар!” дип өндәгән
Рафис Корбаннары бар.
Бу дөньяның ние бар?
Китүче, көтүче бар
Көтүче булып калам, дип,
“Көмеш чыбыркы” шартлаткан
Зиннур Хөснияры бар.
Бу дөньяның ние бар?
Диңгезе, елгасы бар.
“Дим буенда” “Дулкыннарда”
Йөздергән Хәй Вахиты бар.
Бу дөньяның ние бар?
Сукмагы бар, эзе бар,
Әдәбият дөньясында
Үз сукмагын сала алган
Татарның үз сүзе бар!
Бу дөньяның ние бар?
Ачыласы бөре бар.
Күкнең, җирнең мәңге бетмәс
Ымсындыргыч сере бар.
Җан авазы
(хикәя)
Элек-электән үткәрелеп килгән ямьле Сабантуйлары нәкъ менә безнең авылда уздырыла: урыны да матур, халкы да бердәм. Саф татар авылы булганга, һәр йортта диярлек ак яулыклы, чигүле түбәтәйле өлкән буын кешеләре яши.
Бәхет эзләп читкә таралган яшьләр нәкъ менә шушы көндә туган нигезләренә тартылалар. Һәр йортның капкасы ачык, мичтә тәмле ризыклары пешкән. Кич җитүгә, туган-тумача күмәкләшеп, табигать кочагында ял итәргә җыена.
Ә балалар өчен бу көн — икеләтә бәйрәм. Чөнки әти-әниләре һәркайсына, бәйрәмгә атаклап, өр- яңа киемнәр сатып ала, тәм-томнар әзерли, мәйданда туңдырма ашарсың дип, кесәләренә вак акчалар да сала. Өлкән буын кешеләре кояш кыздыруыннан бераз хәлсезләнсәләр дә, бала-чага бәйрәм төгәлләнүен теләми. Мәйдан таралганнан соң да, үзләренә килгән кунакларга сөенеп, дус-ишләре белән кич дәвамында шатлыкларын уртаклашырга әзер алар.
Тик абыйлы-энеле ике бертуган өчен генә бу көн бөтенләй башкача үтте.
Әниләре якты дөньядан киткәндә Илназга-3, ә Ниязга нибары 2 яшь иде.
… Сабый иде шул әле алар. Якты дөньядан киткән әнисен Нияз көн дә кайтыр дип көтте. Ә Илназның күз алдыннан әнисе яткан агач тагаракны зур кадаклар белән кагып куюлары бер дә китмәде. “Үлем” дигән сүзнең мәгънәсен төшендерү кыен иде аларга. Әниегез сезне калдырып китте дип ничек әйтәсең?! Кич җитүгә, әнисе җәйгән урында тәгәрәп ятасылары, төнлә уянып, әни мин куркам, икәү барыйк дип йомыш үтиселәре, иртән торуга, әниләре белән табын артында күргән төшләрен уздырыштан сөйләп чәй эчәселәре бар иде бит аларның…
Катнаш никахтан тусалар да, дәү әниләре тәрбиясендә каласыларын сизепме, сөннәтле дә итте, нинди матур исемнәр дә куштырды! Илназ,Нияз…
Бик ярата иде үзләрен. Кем уйлаган?..
Кабере дә күрше рус авыл зияратында бит. Балаларга моны ничек аңлатасың?! Моңа кадәр үлгән кешеләрнең барысын да, авылдашлары белән бергәләп, бер үк зияратка озатып калды алар. Илназ үзе дә олылар артыннан берничә мәртәбә зияратка баргалады…
Тик әниләре белән бөтенләй башкача булды . Табутны машина арбасына салган килеш, күрше рус авылына озатып калдылар. Саубуллашып калсын дигәнме, үскәч, энесенә дә аңлатырга кирәк булыр дип уйлаганмы , әтисе Илназны үзеннән калдырмады. Я Ходам! Үзенең дә пар канаты каерылган , инде бердәнбер улының да сыңар канат белән калуына, шуның өстенә ике нарасыйның: “Әни кайда? Әни, кайт! Әни!..”- дип, көн дә ялварып елауларына ничекләр түздең икән, газиз Ана!
Әнидән кала балага иң якын кеше- әти. Тик ул да кыска гомерле булды.
12,13 яшьлек малайлар дәү әниләре белән генә калдылар. Ул да безне калдырып китмәсен дип куркып яши алар. Дәү әниләренең бераз кәефе китсә, ярдәм сорап күршегә йөгерәләр, һәрбер кушкан йомышын үтәргә тырышалар.
Сабыр бул, сабыр канатларың гына сынмасын, газизләрдән газиз Дәү әни!
Туганнары да ташламый аларны: хәлләрен белеп, кирәк-ярагын алып тора. Каникул вакытларында, күңелсезләнмәсеннәр дип, кунакка чакыралар.
Шулай да, Сабантуй бәйрәме бу гаиләдә хәзер башка төс алды: йокыдан уянуга, әти- әниләре рухына багышлап, дога кыла егетләр…
Көн артыннан көннәр, ай артыннан айлар, ел артыннан еллар үтә торды. Егетләр үсеп буйга җиттеләр. Ил алдында торган егетлек бурычларын намус белән үтәп, матур тормыш корып, туган якларында төпләнделәр. Ә инде үзләренә иң авыр вакытта ярдәм кулы сузган, сабый чактан үз канаты астына алып тәрбияләгән батыр йөрәкле Дәү әниләренең урыны һәр ике гаиләнең өй түрендә. Бүгенге көндә ул- оныклары һәм оныкчыклары, авылдашлары өчен чын батырлык үрнәге. Чыннан да, бердәнбер йөрәк җимешенең киләчәк язмышына аркылы төшмичә, ут йотып булса да, башка диннән булган ятим кыз баланы йортка килен итеп кабул итүен дә, аны үз баласыдай күреп, үз итеп яшәвен дә, алга таба аңа газиз улының пар канаты булып яши алырлык, татарлыкның бөтен кануннарын кабул итә алырлык төпле киңәшләре белән ярдәм итүен дә, оныкларының, оныкчыкларының саф татар телендә матур итеп сөйләшүләрен дә – зур батырлык дими, ни дисең?!

