Сибгатуллина Мәнзумә Галимҗан кызы иҗаты
Менә килде бу елның да кышы
Кыш килмичә калмый барыбер
Кеше күзе шул аклыкны тоеп
Алга таба атлап барадыр .
Салкыны да булды, яңгыры да
Ялгышкалый кайбер елларда
Ялгышса да килә барыбер кыш
Сак йөрергә өндәп юлларда
Ай яктысы чак чак төшеп ала
Төн карасын салган урамда
Көйгә салып бер сызгырып алып
Җыена күк буран дуларга
Койма буйларына мендәр, юрган
Тезеп бара йөмшак акларын
Шул аклыкта эх күрергә иде
Иярләнгән авыл атларын!
Шыгырдаган карны тыңлап атлап
Каршыладык ап-ак буранны.
Рәхәтләнеп ничә кат урадык
Үз йөртыбыз торган урамны
Ак бураннар адаштырдык диеп
Безнең эзне эзләп йөрерләр
Юллар гына безне аермасын
Тигез булсын алда гомерләр .
*****
Кызганмагыз елмаюны
Елмаю бәхет бит ул
Сәлам алып сәлам биреп
Узуы рәхәт бит ул .
Елмаеп башласаң көнне
Сихәт була күңелгә
Янәшәңдә якыннарың
Менә бәхет күгенә.
Бәхет өчен күп тә түгел
Сөенеп яшәү кирәк
Гел яхшылык уйлап йөри
Изгелек тели йөрәк .
Син елмайсаң сиңа карап
Яктыра болытлы көн
Ягымлы үткән көннән соң
Хәерле килә һәр төн.
*****
Араларга боз салкыны кергәч
Юктыр аннан чыгу чарасы
Күккә карап акырсаң да үтми
Йөрәкләрнең ачы ярасы
Күнегелгән тормыш бара алга
Борылмыйбыз хәтта кайчакта
Мүкләр баса томаланган җанны
Үкенмибез белеп алгач та
Ияләндек хәзер тормыш дибез
Безне шундый явыз иттерде
Бөтен аңны бөгеп салып, әйе,
Пәри туе биеп типтерде
Илләр илне белми, туганнар да
Араларга өя биек тау
Күрешмәскә сәбәп кенә бит ул
Олыгайдык дигән бер сылтау
Олылардан үрнәк алып бала
Белер иде якын туганын
Сөйләшеп һәм аралашып торып
Бик күңелле яшәп булганын
Әйтеп булмый әйе, бик үзгәрдек
Һаман җитми бары булганы
Белми кеше үз эченә бикләнә дә
Доньялыкны бик тиз куганын …
*****
Күбәләкләр булып очар идем
Синең янга басу кырларга.
Салкын җилләр тидермәскә
Җылы назга сине урарга.
Күбәләкләр булып очар идем
Иңнәреңә синең кунарга
Күңелеңә көзләр кертмәс өчен
Моңнарыма сине урарга.
Күбәләкләр булып очар идем
Яннарыңда гел дә булырга
Күзләреңне йомып хисләнгәндә
Уй-хисләрең белән урларга.
Күбәләкләр булып очар идем
Күбәләкләр кебек очалсам
Иң бәхетле мин бит дияр идем
Куеныма алып кочалсам.
*****
Кичер мине сине сөюемне
Сөйдем хәтта ки исәрләнеп
Нишли алам күңел шулай тели
Яратасым килде юләрләнеп .
Кичер диям соңга калып булсын
Сөю дулкынында йөзү рәхәт
Бәлки күңел бүтән ялкынланмас
Тоя белү мәхәббәтне – бәхет.
Кичер синең күңелеңә тиеп
Әгәр борчу салып калдырсам
Сорап килми беркемгә дә сөю
Күзләр сиңа багып -талдырсам.
Кичер мине башка йөрәгеңә
Урау юллар табып йөремәм
Салкын кышлар булып туңар
Йөрәгемдә ялкын өермәм

