Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сәләхова Сания Рәмис кызы иҗаты

ИЛТЕП САЛДЫМ ГҮРЛӘРГӘ

Әллә төшем, әллә өнем инде?!

Аңлый алмыйм әле бүген дә.

Бәхиллегең сорый алмый калдым,

Саубуллашмадың ич, үзең дә.

Башларыңда нинди уйлар булды,

Соңгы сулышларың алганда?

Бик ямансу була миңа хәзер,

Бер ялгызым торып калганда.

Сәгать теле вакытларны санап,

Чаба икән бер дә туктамый.

Яшисе лә иде бу дөньяда,

Язмышларга бер дә уфтанмый.

ЖӘЙГЕ МОГЖИЗАЛЫ ТӨН

Вакыт бик соң. Таң беленми эле.

Кошчык сайрый, сизеп сагышым.

Әйтерсең лә, әкияттәге тылсым.

Юатырга тели тавышы.

Уйга калдым: «Кайдан килде кошчык?

Кара төнне ярып ник сайрый?

Әллә, Аллам кодрәте белән,

Кошчык булып Инсафым карый?!»

Әллә кошчык сизде минутларның

Санаулысы гына калганын?

Әллә сизде, бу караңгы төндә.

Сагышларга мине салганын?!

Сайрый кошчык, моңлы итеп сайрый,

Сизде ахры ана сагышын.

Әйтерсең лә, әкияттәге тылсым…

Юатырга тели тавышы.

ҖИЛЛӘР  КАГАДЫР

Күпме кеше, күпме сабый ул көн

Җан ачысы белән елаган.

Гомерләре беткәнгәме икән,

Язмышына таба юл алган.

Күпме йөрәк, жан ачысы белән,

Гаиләләргә килгән хәсрәтне,

Сезнең белән халкың күтәрә.

Төтен булып күккә очкан жаннар

Бәгырьләрне телеп үтә лә.

Мәйданнарга чыгып, халкым бүген,

Йомшак уенчыклар ташыды.

Нәни куллар кагыла алмый аңа…

Өсләрендә кабер ташыдыр.

Бу хәсрәтләр кабат яңарттылар,

Саркып торган йөрәк ярасын.

Әй, аналар! Сиздегезме икән,

Кайгы җиле капкаң кагасын?

Күпме аналарның күзләреннән

Канлы яшьләр бүген агадыр.

Кабер өстендәге чардуганны

Хәзер инде җилләр кагадыр.

ЯЗГЫ АВАЗ

Язгы кояш туры карап,

Нурын сибә җиргә.

Елгалардан боз кузгалып,

Китә диңгезләргә.

Бар тереклек уянырга

Шулай вакыт җитә.

Кошлар кайтып җылы яктан,

Моңын сибә җиргә.

Сайраулары бөтен җирне

Шатлык белән төрә.

Күңелдәге җылы хисләр

Җанны назга күмә.

МОҢЛАНУ

Көзләр җиткәч сары яфраклар

Әкрен генә җиргә төшәләр.

Нигә икән яшьли киткән җаннар

Йөрәкләрне шулай өзәләр?

Җил тараткан сары яфракларны

Кыштырдатып, атлыйм урманнан.

Әйтерсең лә сары яфрак түгел,

Сары сагыш ява бураннан.

«Сары төсләр сагыш билгесе», – дип,

Юкка гына, ахры, әйтмиләр.

Якыннарың янда булган көннәр

Тик әйләнеп кенә кайтмыйлар.

Сары яфрак, сары төсләр бүген,

Кузгалттылар күңел ярасын.

Һич көтмәгән идем күңелемне

Язмыш жиле шулай кагасын.

БИЛӘР ЖИРЕ

Изге Биләр җире, бик еракта икән,

Чал тарихны җыйган үзенә.

Тау башыннан чал сакаллы бабам

Карап торган сыман күренә.

Басмаларны санап тауга мендем,

Кагылдым мин кара ташына.

Еракларга төбәп күзләремне,

Кулларымны куйдым кашыма.

Башкаема төшкән хәсрәтләрне

Салдым бүген кара ташына,

Моннан ары, Аллам, борчуларны

Салма инде минем башыма!

Таудан карап, киләчәкне уйлап,

Дога колдым, Аллам, мин бүген.

Шушы изге җирдә теләкләрне

Кабул итче, Аллам, син бүген!

ЯЛГЫЗ КАЛЫП КАРА

Гаиләдә шау-гөр килеп,

Балалар чапкан чакта,

Ялгызлыкның ни икәнен

Карамыйбыз уйлап та.

Гөрләп торган гаиләләр,

Газизләрен югалтса,

Сине сөйгән газиз кешең

Ялгыз кала шул чакта.

«Көчлеләрне сыныйм», – дигән,

Биреп авыр сорау.

Нигә кирәк булды икән

Ялгызлыкта сынау?

Син бәхетле, гаиләң тулы,

Янда дуслар булса.

Бер мизгелдә бәхет кача,

Дуслар юкка чыкса…

ЯЗЛАР КИЛДЕ

Язлар килде туган ягыбызга,

Күңелләргә керде моңлы җыр.

Йөгәнләдем сөю хисләремне,

Шуңа күңлем бүген моңсудыр.

Сыерчыклар алып кайтыр тиздән

Туган якка җырның моңлысын.

Оя сайлап алар сайраганны

Бик сагындым, килә тыңлыйсым.

Кояш җылысында гөрләвекләр,

Көйли-көйли йөгерер тугайда.

Йөгәнләдем сөю хисләремне.

Шуңа күңлем сине юксына.

Быелгы яз сөендерсен әле,

Тыныч булсын һәрбер иртәсе!

Карлар эреп, тамчы тамган мәлләр

Уятсыннар яшьлек хисләрен!

ЯЗЛАР КЕРДЕ КҮҢЕЛЕМӘ

Язлар керде күңелемә,

Мәхәббәттән башым әйләнә.

Тик, хыялым чынга ашса,

Уйларымнан телем бәйләнә.

Язлар керде күңелемә,

Хискә күмеп яшьлек иртәсен.

Кем уйлаган шушы иртәдә

Юлларымның сиңа илтәсен.

Язлар керде күңелемә.

Йөрәгемдә шашкын хисләрем,

Тотынышып кулны-кулга

Без үтәрбез әле кичләрен!

Язлар керде күңелемә.

Ашкындыра айлы кичләре.

Без кавышкан тәүге көннән,

Йөгәнләмим инде хисләрне.

ДУСТЫҢ ИТКӘНСЕҢ

Сиздермичә генә, картлык,

Ишегемне минем каккансың,

Маңгаема сырлар салып,

Күзләремә күзлек таккансың.

Чәчләремне көмеш төскә буяп,

Күңел түрләренә үткәнсең.

Битләремә җыерчыклар өстәп,

Мине якын дустың иткәнсең!

Бу тормыштан ямьнәр табып яшим.

Димәк, әле дәртем бетмәгән.

Яшәү теләкләрем дөрли әле,

Картаерга вакыт җитмәгән.

ЯЗМЫШМЫ БУ?

Эчәр суы, җыяр ризыгы ла

Йөртә диләр адәм баласын.

Кайчан да бер уйладыммы сине

Тар кабергә илтеп саласын?!

Уем белән очтым киң кырларга.

Тау-ташларга барып бәрелдем.

Күз яшьләрем дәрья булып ага.

Син бит, балам, минем кадерлем!