Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Капели звонкие стихов

21 мартта Шуман авыл китапханәсендә шигъри кәефле әдәби сәгать узды. Шигърият көне март аенда үткәрелә, чөнки бу ай язның башлануын, яңадан торгызылуын һәм табигатьнең уянуын гәүдәләндерә. Шигырьләр язу һәркемгә дә бирелми, ә менә шигъриятне аңларга һәм яратырга теләсә кем өйрәнә ала. Чарада катнашучылар танылган шагыйрьләрнең яраткан юлларын рәхәтләнеп искә алдылар һәм укыдылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр. Чарага китап күргәзмәсе оештырылды.  Анда теләгән һәркем үзенә ошаган шигъри җыентык сайлап, матурлыкка кагыла ала. Әйдәгез, шигъриятне яратыйк, шигырьләр укыйк, алар безнең тормышыбызны яктырак, байрак итәчәк, аны мәхәббәт һәм матурлык белән тутырачак!