Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Планетаны чистартырга вакыт!

2023 елның 20 июнендә Үзәк балалар китапханәсендә экологик сәгать узды. Чарага Биектауның 1нче урта мәктәбенең мәктәп яны лагереннан балалар килде. Чарада сүз Планетабызны чүп-чар белән пычрату турында барды. Бигрәк тә пластик шешәләрнең һәм пластик капчыкларның зыяны турында. Без үз тормышыбызда көн саен кулланырга күнеккән зарарсыз пластик куркыныч яшерә. Әйләнә-тирә мохиттә ташланган пакетлар һәм пластик шешәләр озак вакыт таркалалар һәм агулы матдәләр чыгаралар. Балалар планетабызның пластик белән тотрыклы пычрануы турында видео карадылар.

Чара экологияга багышланган китап күргәзмәсе белән тәмамланды.