Боратынская Ксения Николай кызы (1878 – 1958)
Ксения Николай кызы Боратынская – атаклы шагыйрь Евгений Абрамович Боратынскийның оныгы – 1878 елда туган. Ул Евгений Боратынскийның кече улы Николай Евгеньевич Боратынский һәм Ольга Александровна Казембекның кызы.
Ксения – заманына күрә яхшы белемле, романтик һәм Толстой идеяләре белән янучы туташ саналган. Шушар мәктәбендә укытучы булып эшли (Хәзер Биектау муниципаль районының Шушар авылы). Соңрак бер крестьянга кияүгә чыга. 80 яшькә җитә. Ксения Николаевна күпне күрә: Октябрь революциясеннән соң абыйсын аталар, гражданнар сугышында ире һәм бертуганының улы үлә, 30нчы елларда тагын бер бертуганының улын аталар, шулай Боратынскийларның зур һәм тату гаиләләре таркала. Аның соңгы сүзләре: “Не угашайте духа”, – була.
XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында безнең поселок территориясендә яшәүчеләр турында бик аз беләбез. Мәгълүмат аз һәм каршылыклы да. Боратынскийлар гаиләсенең поселокка кагылышлы тарихи вакыйгаларын торгызуда шагыйрьнең оныгы Ксения Николаевна Боратынскаяның “Мои воспоминания” китабы ярдәм итте. Ксения Николаевна үзенең китабында Боратынскийларның гадәти булмаган гаиләсенең яшәешен сөйли, гаиләдә мәхәббәт, бер-береңне тирән аңлау, кешелек хисләрен хөрмәт итү, шәфкатьлелек һәм якыныңны кайгырту хисләре хакимлек итә. Бу гаилә XIX гасыр ахыры – XX гасыр башындагы Казанның мәдәни һәм иҗтимагый тормышы үзәкләренең берсе була. К.Н.Боратынская үзенең истәлекләрен көндәлек һәм хатларга нигезләнеп яза. Басылган материалда – 1918 елның август-сентябрь вакыйгалары, Көнчыгыш фронтның бишенче армия гаскәрләре Казанны басып алган вакытлар. Хикәяләүнең үзәгендә – Ксения Николаевнаның бертуган абыйсы Александрның фаҗигале язмышы. Александр озак вакытлар дворяннарның җитәкчесе, Дәүләт Думасы әгъзасы була, земство эшлеклеләренең 1904 елгы Бөтенроссия съездында катнаша.
Боратынская К. И. Мои воспоминания. – М.: Зебра Е, Альта – Принт, 2007. – 539 с: ил.
«Не угашайте духа»
Две жизни есть во мне: одна – жизнь впечатлений,
Жизнь сердца и ума и их хитросплетений.
В ней много суеты, волнений и тревоги,
Так перепутаны и сбиты все дороги.
В ней и любовь царит, иллюзией пленяя,
Любовь болезненно-тревожная – земная.
В ней света и теней так бесконечно много,
Кумиров много в ней, лишь места нет для Бога.
Другая – духа жизнь. С улыбкой состраданья
Глядит она на все: на радость и страданья.
Великий в ней покой и знанье правды вечной,
В ней связь с вселенною и жизнь бесконечной.
Ксения Боратынская

