Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китап белән җәй

Җәй-китап белән дуслашу, дөньяга карашны киңәйтү, буш вакытыңны файдалы үткәрү өчен искиткеч мөмкинлек. Җәйге каникул көннәрендә Шуман авыл китапханәсендә «Китап белән Җәй» китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә укучылар яраткан әдәби геройлары белән очраштылар. Бу әсәрләрнең геройлары мавыктыргыч сәяхәтләргә киттеләр, һәр адымнары аларны гадәти булмаган маҗаралар илтте, алар игелекле гамәлләр кылдылар. Бу геройлар күңелле хикәяләрдә, тылсымлы әкиятләрдә, фантастик повестьларда яшиләр.