Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әкиятләр иленә сәяхәт

Әкияләр – гаҗәеп тылсымлы, сихри бер дөнья. Күпме буын баласы  әкиятләр белән тәрбияләнеп үскән. Әкиятне барлык балалар да ярата. Алар акыллы, игелекле, намуслы, тырыш, дус һәм кыю булырга өйрәтә. Әкият дөньясы шундый тылсымлы, мавыктыргыч ки,  кайчакта чынбарлыкка кайтасы да килми. Коркачык авыл китапханәсе китапханәчесе белән балалар да мавыктыргыч «Әкиятләр иленә сәяхәт»тә булып кайттылар. Балалар «Әкиятнең исемен дөрес әйт», «Бу герой нинди әкияттән» уеннарында актив катнаштылар, зур кызыксыну белән «Төлке белән Куян», «Убырлы карчык» әкиятләрен тыңладылар, китаплардагы  матур, төсле иллюстрацияләрне карадылар.