Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Баш иябез сезгә, каһарманнар!

Бөек Ватан сугышы башланган көнне искә алу максаты белән, 22 июнь көнне Чувашиле авылында һәйкәл янында «Баш иябез сезгә, каһарманнар!» исемле Хәтер сәгате узды. Китап укучылар Шаһинур Мостафинның патриотик шигырьләре белән таныштылар. Ул – Бөек Ватан сугышының билгесез батырларын барлаучы язучы-эзтабар, архивчы, сугышчылар турында йөзләгән очерклар язган, күпләгән батырларның исемнәрен мәңгеләштергән публицист һәм шагыйрь. Соңрак, «Хәтер шәме» акциясенә кушылып, һәйкәлгә чәчәкләр һәм шәмнәр куелды.