Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Бу көнне-1941 елның 22 июне…

Коркачык авылы китапханәсендә «1941 елның 22 июнендә…»  дип аталган китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Хәтер һәм кайгы көненә багышлана. 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Бу көн безгә сугыш кырларында һәлак булган, лагерьларда җәфаланган яки ачлыктан һәм мохтаҗлыктан үлгән миллионлаган кешеләрне искә төшерә. Китап укучылар игътибарына А.Фадеевның «Яшь гвардия», Б. Васильевның «Исемлекләрдә юк», «Ә таңнар монда тыныч…», М. Шолоховның «Кеше язмышы»әсәрләре тәкъдим ителә. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар Бөек Ватан сугышы, совет солдатларының батырлыгы һәм фидакарьлеге, үз хезмәтләре, батырлыгы, белән фронтка ярдәм иткән һәм җиңүне якынайткан хатын-кызлар һәм балалар турында сөйли.