Хәтер шәмнәре янсын!
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне – илебез тарихында иң фаҗигале көннәрнең берсе буларак билгеләп үтелә. Бу көнне, 82 ел элек, тарихта иң озын һәм канкойгыч сугыш башлана. Хәтер һәм кайгы көнендә китапханәдә яу кырында ятып калган якташларны искә алуга багышланган «Хәтер шәмнәре янсын!» дигән чара узды. Чара барышында ветераннарны искә төшердек, аларны бер минут тынлык белән хөрмәтләдек, Хәтер шәмнәрен кабыздык. Балаларга сугыш башлану көне, солдатларның батырлыклары, тыл хезмәтчәннәре турында сөйләдек. Шулай ук китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә сугыш турында хикәяләр һәм шигырьләр, сугышның төп вакыйгалары турында төрле мәгълүматлар урын алды. Балалар шигырьләр, хикәяләр укыдылар. Бу чара – Хәтер эстафетасын үсеп килүче буынга тапшыру.
