Наркотиклар – бер якка билет
Ел саен 26 июньдә Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу вакыйгага Юртыш авылы китапханәсе «Наркотиклар – бер якка билет»-дигән әңгәмә үткәрде. Чара башында укучыларга наркотикларның нәрсә икәнлеге, аларны куллануның куркынычлыгы, наркотикларны куллану һәм саклау өчен Россия законнары тарафыннан нинди җаваплылык каралганлыгы турында сөйләдек. Бу чарага «Сәламәтлекне сайла!»-дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмәдә сәламәт яшәү рәвеше турында әдәбият тәкъдим ителде.
