Җиңүчеләрне котлау дәвам итә
Чувашиле авылы балалар китапханәсе укучысы Шәйдуллина Алисә Халыклар бердәмлеге көненә карата районыбызда уздырылган “Без төрлеләр – без тигезләр” балалар иҗат бәйгесендә катнашып, “Милли әдәбиятыбызда безнең яраткан әсәребез” номинациясендә өченче урынга лаек булды. Ул Абдулла Алишның “Нечкәбил” әкиятенә презентация ясаган иде. Укучыбызны җиңүе белән котлыйбыз, укуында да, бүтән бәйгеләрдә дә зур уңышлар телибез!
