Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сутеев – игелекле әкиятче

Балалар язучысы, рәссам-иллюстратор, режиссер-мультипликатор Сутеев Владимир Григорьевичның тууына 5 июльдә 120 ел була. Шушы уңайдан Усад авыл китапханәсендә язучының иҗатына багышланган презентация күрсәтелде. Балалар язучының иҗаты белән таныштылар. Аның шаян, тапкыр, җылы эчтәлекле китаплары төрле  ил балаларының бик яратып укый торган әсәрләр икәнен белделәр. Язучының әкиятләре хаттә олыларда да зур кызыксыну уята һәм алар бик теләп, зур соклану белән ул китапларны балаларына, оныкларына укыйлар.