Яхшылык юлында
5 июльдә язучы, рәссам–иллюстратор һәм режиссер–мультипликатор Сутеев Владимир Григорьевичның тууына 120 ел тула.
Владимир Сутеев балалар өчен иң яраткан язучыларның берсе, рәссам-иллюстратор һәм режиссер-мультипликатор. Күргәзмәдә укучыларга тәкъдим ителгән «Сказки В.Сутеева», «Сказки в картинках», «Мешок яблок», «Терем–теремок» һәм башка китаплар. Күңелле, якты хикәяләр әле дә балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә битараф калдырмый. Алар чын мәгънәсендә эчкерсезлеккә һәм игелеклелеккә, мәхәббәткә һәм башкаларны аңлый белүгә өйрәтәләр.
