Әкият һәм тылсым үз куллар белән
Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Татар-Әйшәсе китапханәсендә винтаж мамык уенчыклар ясау буенча чираттагы мавыктыргыч мастер-класс узды. Аны Камай авылында яшәүче Ситдыйкова Марина Николаевна үткәрде. Ул үзе ясаган уенчыкларны алып килде һәм балаларга совет мамык уенчыгы тарихын сөйләде.
Мамык уенчык традициясе Россиядә XIX гасырда ук билгеле. Хәзерге осталар үткән гасырларның артель эшчеләре эшен дәвам итәләр. Хәзер мамык уенчык-теләсә нинди кызыксынган кеше өйрәнә ала торган мөстәкыйль сәнгать! Менә Марина Николаевна да балаларны мамык уенчыклар ясау техникасы белән таныштырды. Совет чоры техникасында винтаж мамык уенчык, ул бердәнбер уенчык, аның төгәл копиясен ясарга мөмкин түгел. Аны ясау процессында бик күп нечкәлекләр бар, әмма оста җитәкчелегендә балаларны искиткеч нәтиҗә көтә!
Уенчык ясау процессы озын, шуңа күрә мастер-класслар берничә көн дәвам итәчәк.
