Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Истәлеккә ромашка

Ромашка – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы. Бу көн Россиядә 8 июльдә билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан балалар өчен ромашка ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар бәйрәмнең тарихы, Петр һәм Феврония турындагы риваять белән таныштылар, шулай ук аларга видеоролик күрсәтелде, әти-әниләренә бүләк итәр өчен ромашкалар ясадылар.