Җәйге табышмаклар
Җәй – яшелчә, җиләк-җимеш өлгерү вакыты, һәр кеше ял итә, алдагы кыш өчен уңай эмоцияләр һәм көч җыя торган ел фасылы ул. Китапханә 3 нче мәктәпнең хезмәт лагере балалары өчен «Җәйге табышмаклар» исемле уен викторинасы үткәрде. Чара башында китапханәче балаларга файдалы һәм зарарлы ризыклар турында сөйләде. Балалар яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр чипсы һәм сухариклардан күпкә файдалырак икәнен белделәр. Викторина барышында балалар яшелчә һәм җиләк-җимеш турында табышмаклар чиштеләр. Викторина күңелле һәм белемле үтте.
