Укытучы- һәр һөнәргә юл башы!
Укытучы! Бу бөек исемне һәркем үзенчә зурлый, үзенчә аңлый.Укытучы һөнәре бик зур җаваплылык таләп итә. Чөнки ул – һәр һөнәргә юл башы. Кем генә булмасын- зур батырлыклар кылган каһарманмы ул, танылган галимме, яисә бөтен бер ил белән идарә итүче юлбашчымы-иң беренче чиратта үзенең уңышлары белән ул укытучыга бурычлы. Хәзер яңарыш-үсеш чоры, фән көннән-көн алга бара. Бу исә үз чиратында укытучы-остазга зур таләпләр куя – заманнан артта калмаска, белемен даими үстерергә,тәҗрибә уртаклашырга, фән үсеше белән янәшә атларга. Укытучы һәм остаз елы уңаеннан Усад китапханәсендә балар өчен укытучы һөнәренә багышланган видеоролик күрсәтелде һәм китап күргәзмәсе ясалды.
