Кояшлы җәй
Җәй-балалар өчен иң матур һәм иң көтелгән вакыт, аны һәркем ярата. Җәй көне ачык һавада чаралар үткәрү өчен иң яхшы чор. Юртыш авыл китапханәсе яшь китап укучылары өчен «Кояшлы җәй»-дигән табигатьтә экскурсия үткәрде. Бу чарада китап укучылар белән җәй турында сөйләштек, җәй турында шигырьләр укыдык, укыган китаплар турында әңгәмә үткәрдек. Чара ахырында пикник оештырылды һәм укучыларның яраткан хәрәкәтле уеннары уйналды.
