Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Һәркемгә дус һәм тату яшәргә кирәк!

16 ноябрь –  Халыкара толерантлык көне. Бу көн ЮНЕСКО тарафыннан 1995 елда кабул ителә. Толерантлык – кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрендә башка раса, дин, җенес вәкилләренә, башкаларның идеяләренә, фикерләренә ихтирамлы карашта булу ул . Биектау авыл китапханәсендә толерантлык көне уңаеннан «Всем нам надо добрыми быть и в беде друг друга не забыть» исемле әңгәмә узды. Китапханәче толерантлык көненең тарихы, аның мәгънәсе, символикасы турында сөйләде. Укучыларга дуслык, үзара мөнәсәбәтләр турында язылган китаплар тәкъдим ителде. Әңгәмә ахырында укучыларга китапханәдә эшләп килүче мульстудиядә төшерелгән “Чукмар һәм Тукмар” мультфильмы күрсәтелде.