Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

АКЦИЯ: МӘДӘНИ ШИМБӘ. БАЛАЛАРГА РОССИЯ ХАЛЫКЛАРЫ УЕННАРЫ

«Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында 24-30 июльдә Бөтенроссия

ЕЛ САЕН ҮТКӘРЕЛӘ ТОРГАН «МӘДӘНИ ШИМБӘ» акциясе быел традицион балалар уеннарына багышланган.

Татар-Әйшә авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә, «Чишмә» фольклор ансамбле катнашында балалар өчен «Безнең әби уйнаган уеннар» программасын үткәрделәр. Оештыручылар балаларга әби-бабайлары уйнаган уеннар турында сөйләделәр, уен кагыйдәләре белән таныштырдылар һәм уйнарга тәкъдим иттеләр. Бу уеннарга күп еллар узса да, балалар татар авылының искиткеч дөньясына аның традицияләре, күңелле уеннары белән рәхәтләнеп чумдылар, халык костюмы, халык гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштылар. Уеннар һәм күңел ачулар һәр халыкның үзенчәлекле мәдәниятендә ачык күренә һәм көндәлек тормышның аерылгысыз өлеше, шулай ук бәйрәм чараларының мәҗбүри элементы булып тора.