«Таныш булыгыз, Яңа китаплар!»
Яңа китаплар килү- безнең китап сөючеләр өчен кечкенә бәйрәм. Укучыларыбызны сөендерергә ашыгабыз! Безнең фонд искиткеч китап яңалыклары белән тулыланды.
Шуңа күрә, Каенлык авылы китапханәсендә «Таныш булыгыз, Яңа китаплар!» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә һәркем үзенә ошаган әдәбият табачак. Яңа китаплар бик төрле һәм теләсә нинди тәмага ия: искиткеч шигырьләр, күңелле маҗаралар һәм мәхәббәт романнары. Шулай ук, безнең кечкенә һәм яшь укучыларыбызны яңа әкиятләр, повестьлар, хикәяләр һәм фэнтези, фәнни-танып белү әдәбияты, дөньядагы бар нәрсә турында сөйләячәк энциклопедияләр көтә.
