Балачак шагыйре
29 июльдә Олы Битаман авылы китапханәсендә балалар шагыйре, прозаик Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулуга багышланган шигърият сәгате узды. Роберт Миңнуллинның басылып чыккан китаплары бик күп һәм аларның күбесе балалар өчен. Ул бала характерының һәм җанының төрле якларын әдәби яктан ача белә. Аның шигырь геройлары – һәрберсенең үз шатлыклары, проблемалары һәм кичерешләре булган төрле яшьтәге малайлар һәм кызлар. Яшь китап укучылар шагыйрьнең биографиясе, аның игелеккә өндәүче, ихласлык, дөреслек, ата-анага, туган җиргә мәхәббәт кебек матур хисләр тәрбияләүче шигырьләре белән танышты. Чара барышында шагыйрьнең «Әти төсле!», «Сигез песи», «Энекәш кирәк миңа!», «Минем сеңелкәшем!» һәм башка шигырьләре Роберт Миңнуллинның «Мин мактанчык түгел!» исемле китабыннан укылды. Яшь китап укучылар Роберт Миңнуллин үзенең шигырьләренә салган җылылык һәм мәхәббәт хисләрен үзләренең йөрәкләрендә алып киттеләр.
