Сәламәт яшәү рәвеше
Биектау авыл китапханәсе «Петушок» балалар бакчасы белән берлектә «Сәламәт яшәү рәвеше» дигән чара үткәрде. Китапханәче балаларга физкультура, гигиена, үз организмыңа сакчыл мөнәсәбәт, дөрес туклану, тирә – юньдәгеләргә карата игелекле мөнәсәбәт турында сөйләде.Чара барышында балалар бик теләп табышмаклар чиштеләр, «Дөрес туклану», «Шәхси гигиена», «Яхшы һәм зарарлы гадәтләр» конкурсларында катнаштылар.
