Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

ШАГЫЙРЬ ЛЕОНИД СМЕЛКОВ БЕЛӘН ИҖАДИ ОЧРАШУ

29 июль көнне Биектау үзәк китапханәсендә шагыйрь, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Леонид Федорович Смелков белән иҗади очрашу узды. Очрашу өчен сәбәп булып аның «Бер тормышның ике вакыты»дигән яңа китабы чыгуы булды. Очрашуны Үзәк китапханә директоры Л.С. Хәмидуллина ачып җибәрде: «Мин Леонид Федоровичны талантлы автор буларак  чиксез хөрмәт итәм. Аның иҗаты белән беренче танышуым “Яшим һәм ышанам ” җыентыгы аша узды….

Леонид Федорович биектаулыларга үзенең яңа китабын «Бер тормышның ике вакыты»н тәкъдим итте. Авторның тормышын икегә бүлгән вакыйга – бәхетсезлек очрагы, 16 яшьлек егетне тулысынча күрү сәләтеннән мәхрүм иткән шартлау була.

Тормыш һәм һөнәрнең мәгънәсен эзләү, үз – үзең  эш өстендә эшләү,  дуслык һәм яктырак яшәргә омтылу, ә иң мөһиме башкаларга ярдәм итү… Китап авторы белән диалог өчен  темалар күп булды. Шагыйрь шаяртты, искә төшерде, фикерләре белән уртаклашты.

Смелков Л.Ф. хатыны Любовь Васильевна һәм апасы Татьяна белән килгән иде. Автор очрашуда катнашучыларга тагын ике яңа китабын тәкъдим итте, Бу китаплар аның өчен мөһим булган -Глазов шәһәре турында. Яңа китаплар коллекциясен Леонид Федорович китапханәгә бүләк итте.