Роберт Миңнуллин-яраткан язучыбыз
Роберт Миңнуллин – татар шәгыйре, публицист, җәмагать эшлеклесе . Муса Җәлил исемендәге республика премиясе, Г.Х.Андерсен исемендәге Почет Дипломы, Татарстан Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт Премиясе һәм башка бик күп мактаулы исемнәргә лаек булган яраткан язучыбызга 1 августта 75 яшь тулган булыр иде. Әлеге уңайдан Усад авыл китапханәсендә язучының китапларыннан торган күргәзмә ясалды. Биредә авторның балалар өчен язган китаплары белән беррәттән җырлар җыентыгы, язучының иҗатын , тормыш юлын чагылдырган китаплар да урын алды.

