Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балачак-бәхетле чак

1 август – Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның туган көне. Аңа 75 яшь тулган булыр иде. Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин – шагыйрь, журналист, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Татар дөньясында Роберт Миңнуллин күп кенә популяр җыр сүзләренең авторы, искиткеч балалар шагыйре, нәфис лирик һәм публицист буларак билгеле. Язучының юбилеена Юртыш авылы китапханәсе «Балачак-бәхетле чак»- дигән кычкырып укулар үткәрде. Бу чарада китап укучыларны шагыйрьнең биографиясе белән таныштырдык. Роберт Миңнуллинның «Олы булсам», « Мин һәм кояш», «Мин мактанчык түгел! » -дигән шигырьләрен кычкырып укыдык.