Шигырь – ул тылсым
1 август Айбаш авыл китапханәсендә Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе әзерләнелде. Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстан АССРның Илеш районы Нәҗәде авылында туа. Роберт Миңнуллин – татар һәм Россия әдәбиятчысы, журналист, публицист, җәмәгать эшлеклесе.
Китап укучылар шагыйрьнең биографиясе, аның яхшылыкка өндәүче, эчкерсезлек, гаделлек, әти-әниләргә, туган җиргә мәхәббәт кебек матур хисләр тәрбияләүче шигырьләре белән танышты. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде, аның шигырьләрен укыды.
