Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Татар халык ашлары

Татар милли аш-суы халыкның күп гасырлык мәдәни традицияләрен, аның тарихын һәм этник гореф-гадәтләрен үз эченә алган. Ул дөньядагы иң тәмле кухняларның берсе булып санала. Аның ризыклары ерак үткәннән безнең көннәргә кадәр килеп җиткән үзенчәлекле тәм һәм хушбуй төсмерләренә ия, үз характерлы билгеләрен һәм үзенчәлекләрен беренчел формада диярлек саклап калган.

Татар Әйшәсе китапхәнәсендә татар милли татлылыгы «кош теле» әзерләү буенча тәмле мастер-класс үтте. Безнең дәүәниләр кош теле ясауның оригиналь рецептлары белән уртаклаштылар. Кызларны камыр җәеп, фигуралы пычак белән ромбикларны кисеп, төрле төстәге розочкалар өчен эшләнмәләрне кисергә өйрәттеләр.

 Китапханәче «Татар халык ашлары» китап күргәзмәсе буенча күзәтү үткәрде. Мастер класс тәмле чәй эчү белән тәмамланды!