«Кыш бабайның Кар патшалыгында»
18 ноябрьдә Коркачык авыл китапханәсе үзенең нәни дуслары белән бергә Кыш Бабайның туган көнен билгеләп үтте. «Кыш бабайның Кар патшалыгында» дип исемләнгән чарада балалар презентация ярдәмендә Кыш бабайның яшәү урынына виртуаль экскурсия ясадылар, аның кайда яшәвен, рәсми почта адресы барлыгын белделәр, Кыш бабайның ярдәмчеләре һәм дуслары белән таныштылар. Соңыннан бергәләп викторина сорауларына җавап бирделәр, шигырьләр тыңладылар, «Өшетәм», «Кар атыш» уеннарында теләп катнаштылар. Кыш бабайның туган көне шулай күңелле үтеп китте.
