Спорт һәм сәламәтлек
Тормышта иң кадерле нәрсә- сәламәтлек, аеруча балаларыбызның сәламәтлеге. Бала спорт белән шөгыльләнми икән- аның физик һәм психик халәте, хәтере начарая, ул игътибарын туплый алмый. Димәк баланың физик яктан гына түгел, ә бәлки рухи, психологик һәм социаль яктан да сәламәт булуы өчен спорт белән шөгыльләнү бик мөхим. Усад китапханәсе һәм мәдәният йорты бергәләп спорт белән шөгыльләнүне пропагандалау максатыннан чыгып, балалар белән хәрәкәтле уеннар, ярышлар оештырды. Физкультура һәм спорт турында китаплардан күргәзмә ясалды.
