Одоевскиның сихри дөньясы
Биектау авыл китапханәсендә В.Ф. Одоевскийның тууына 220 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Владимир Федорович журналист, язучы, музыка белгече рус романтизмының иң якты вәкилләренең берсе. Ул үз чорының иң белемле һәм кешелекле кешеләренең берсе булган. Одоевский рус халык җырларын җыя һәм өйрәнә, музыка кораллары уйлап таба. Укучыларга язучы Владимир Федорович иң беренче чиратта «Городок в табакерке» һәм «Мороз Иванович» әкиятләре аша таныш.
