«Әдәби кунакханәдә» очрашу
16 августта «Әдәби кунакханәдә» ГАУСО «КЦСОН «Эмет» МТЗ и СЗ РТ өлкән инвалидлар өчен көндезге тору төркеме белән, Биектау муниципаль районында» очрашу узды. Очрашу күренекле татар композиторы, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны авторы-Рөстәм Мөхәммәтхазеевич Яхинның 102 яшьлек юбилеена багышланды. Китапханәче Рөстәм Яхинның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, аның турында әдәбият белән таныштырды. Катнашучылар композиторның иҗаты турында тәэсирләре белән уртаклаштылар, Татарстан Республикасы гимнының мәгънәсе һәм яңгырашы турында фикер алыштылар.
