Хокук лабиринтларында
19 ноябрьдә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен Олы Битаман авылы китапханәсе китапханәчесе мәгълүмати-уен сәгате уздырды. Китапханәченең сөйләгәннәрен тыңлап һәм презентация карап, укучылар балалар хокукы Декларациясенең төп нигезләмәләре белән таныштылар, хокуклары, бурычлары турында мәгълүмат алдылар, алган белемнәрен төрле биремнәр үтәп ныгыттылар. 2 командага бүленгән балалар 1нче биремне үтәргә керештеләр. Бурычлар һәм хокуклар язылган карточкаларны балалар дөрес итеп «Хокуклар», «Бурычлар» дигән конвертларга бүлделәр. Икенче биремдә татар халык әкиятләрендәге геройларның нинди хокукый ситуацияләргә эләгүләрен анализладылар. Өченче биремдә балалар өчен язылган җырларны тыңлап, аларда нинди хокуклар турында җырланганын ачыкладылар. Уйный-уйный танышу балалар өчен бик мөһим. Үткәрелгән чара шуны раслады.
