Балавыздан шәмнәр
Татар Әйшәсе китапханәсендә «Балавыздан шәмнәр» дигән мавыктыргыч мастер-класс узды. Бу чималдан ясалган шәм тигез яна, төтенләми һәм хуш ис чыгара. Аның парлары бөтенләй зарарсыз, ә бераз эфир майлары кушсаң, алар хәтта файдалы. Мастер класста катнашучыларга үз куллары белән уникаль шәмнәр ясарга тәкъдим ителде. Остазыбыз Наталья Викторовна технология һәм җитештерү ысуллары турында сөйләде, шәмнәрне ничек борырга һәм фитилне сак кына кертергә икәнен күрсәтте. Ул шулай ук, балавыз нәрсә ул, каян килгәнен, бал кортлары үз йортларын ничек төзиләр һәм хуш исле бал җитештергәнен сөйләде. Мастер-класс өчен барлык материаллар оештыручылар тарафыннан бирелгән.
